14 февраль көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья китап бүләк итү көне

Бу бәйрәмнең идея авторы – америкалы Эмми Бродмур, өч бала әнисе, АКШта балалар сайты җитәкчесе.

Бервакыт бер улы аңа «ни өчен  кешеләр бер-берсенә китап бүләк итә торган махсус көн юк» дигән сорау бирә һәм бу сорау яңа вакыйгага нигез булып тора.

Эмми, барлык танышларына, блогерларга, социаль челтәрләргә, хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп, беренче тапкыр 2012 елда китап бүләк итү акциясен оештыра. Шуннан соң бу бөтен дөньяга тарала.

Россиядә бу көнне китапханәчеләр, китап кибетләре һәм хәйрия оешмалары билгеләп үтә

. Оештыручылар китапка игътибарлы һәм сакчыл караш тәрбияләүне максат итеп куя.

 

Гашыйклар көне (Изге Вәли көне)

Бәйрәмнең ничек килеп чыгуы турында төрле-төрле легендалар яшәп килә.  Изге Валентин (татарчалаштырып Вәли) кем соң ул? Бәйрәм кайдан килеп чыккан?

Ерак Урта гасырларда Рим императоры Клавдий II шундый указ чыгара: ир-егет кыюлык һәм батырлык күрсәтеп сугышсын өчен, аңа өйләнү тыела, ә хатын-кызга кияүгә чыгу – хәрам эш итеп табыла. Валентинга (ул гади табиб булып эшләгән була) императорның мондый таләбе ошамый һәм ул, качырып, яраткан йөрәкләрне очраштырып, күрештереп тора. Валентинның бу эше императорга билгеле була, аны үлем җәзасына хөкем итәләр. Төрмәдә үлемен көтеп яткан яшь егет төрмә сакчысының кызы Юлия белән танышып, аңа гашыйк була. Үлем алдыннан Валентин сөйгәненә мәхәббәтен аңлатып, «валентинка» (кәгазь бите) калдыра. Ахырда исә «Синең Валентин» дип тә өстәп куя. Тик Юлия әлеге язманы Валентинның үлеменнән соң гына табып укый ала. Ә үлем җәзасы исә нәкъ 14 февраль көнне  башкарыла.

Гашыйклар көне – ул  хис-тойгыларыңны белдерер, сөюеңне ачып салыр өчен иң үзенчәлекле көн. Шуңа да бу көнне яшьләр көтеп алалар, гашыйклар ярату билгесе итеп, бер-берсенә бүләкләр бирешәләр.

 

Бөтендөнья куркынычсыз интернет көне

Әлеге яңа бәйрәм 2004 елның гыйнварында Европа Комиссиясе тәкъдиме белән барлыкка килә. Ел саен әлеге көннең темасы билгеләнә, төрле акцияләр, конференцияләр уздырыла. Дөньяда 4,6 миллиардтан артык кеше интернет челтәреннән файдалана.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү