БДИлар тәмам: «5ле» дә, «2ле» дә бар

Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы тәмам. Хәзерге вакытта кабат имтихан тапшырырга теләүчеләр өчен өстәмә көннәр билгеләнде. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, төгәл нәтиҗәләр июль  уртасында игълан ителәчәк.  Әлегә имтиханнарда 100 балл туплаган 189 укучыбыз  белән горурлана алабыз.

 

«5ле» дә,  «2ле» дә бар

Быел  республикада 11 нче сыйныфны 16 меңгә якын укучы тәмамлады. Рус теленнән уртача балл 72,82не тәшкил итә. Чик баллны 19 укучы үтә алмаган. Математика (база)  сынавында 7693 укучының 80гә якыны «2ле» алган.  Шул ук вакытта 99 проценты биремнәрне уңышлы башкарган. Уртача билге – 4,39. Математикадан профиль имтиханын 7977 укучы сайлаган булса, 357 укучы «койрык» алган. Уртача балл – 64,06. Физиканы сайлаучылар – 2675 кеше. Бу фәннән уртача балл – 59,30. Тарихтан 1650 укучының 40ының эше начар дип табылган. Уртача нәтиҗә – 64,42.

Өстәмә көннәрдә рус теленнән кабат имтихан тапшырырга 524 кеше килгән. Алар арасында узган елгы укучылар да, быел нәтиҗәдән канәгать булмаучылар да, «2ле»сен төзәтергә килүчеләр дә бар. Башка фәннәрдән дә кабат тапшырырга мөмкин.

Районнардагы мәгариф бүлекләрендә дә соңгы имтиханнар – биология, информатика, инглиз теленнән нәтиҗә көтәләр. Кайбыч районы мәгариф идарәсе башлыгы Илмас Хәмидуллин әйтүенчә, районда  мәктәпне 78 егет һәм кыз тәмамласа, сигезе медальгә лаек булган. Кагыйдә бозучылар юк. «Узган еллардагы нәтиҗәләр белән чагыштырмыйбыз. Кайсыдыр фәннән яхшырак, кайсыннандыр кимрәк. Рус телен бер укучы бирә алмаган иде,  ул аны кабат  тапшырды. Математика буенча – тәртип», – диде  Илмас Хәмидуллин.

Татар теленнән  республика сынавын  нибары бер генә укучы сайлавы турында  язып чыккан идек.  Балтач районының Норма мәктәбе укучысы Әдилә  Шәйхетдинова туган телдән имтиханнан 86 балл җыйган.

– Биремнәр бик авыр түгел иде, ләкин баш вата торган бер-икесе булды. Мин  татар телен үзем генә бирдем, яшьләргә шуны әйтәсем килә: татар теленнән имтихан бирергә бер дә курыкмагыз! Телегезне онытмагыз, аны камилләштерегез, саклагыз! Минем шикелле туган телен яраткан, аның киләчәгенә ышанган кешеләр булганда, татар телебез дөньякүләм таралачак, – ди ул.

 

100 баллылар

БДИда 100 балл туплаган укучылар шактый.  Рус теленнән иң югары баллны – 88,  рус әдәбиятыннан – 39, химиядән – 24,  математикадан (профиль) – 18,  җәмгыять белеменнән – 13, тарихтан  – 5, физикадан ике укучы җыйган. Шулар арасыннан  сигез укучы  ике фәннән 100әр балл  туплаган.

Тәтеш районының Олы Тархан мәктәбен быел нибары 4 укучы гына тәмамлаган. Бессоново авылыннан килеп укучы Дарья Россееваның тарих фәненнән БДИ нәтиҗәсе – 100 балл. Әлеге мәктәптә бу беренче генә очрак түгел. Ике ел элек республикада географияне иң яхшы белүчеләрнең берсе дә шушы мәктәптән иде.

Дарьяны исә барлык фәннән дә көчле укучы дип мактыйлар. Инглиз телен яхшы белә. Бу фәннән бөтенроссия олимпиадасының республика этабында җиңгән. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган. Дарья биш фәннән БДИ тапшырган. Укытучылар  белән дә әзерләнгән, өендә дә тик тормаган. Интернеттагы чыганаклардан да файдаланган.

– Тарихтан 100 балл туплавыма барысы да гаҗәпләнә. Моның сере нәрсәдә, дип кызыксыналар. Укытучымның һәм үземнең хезмәтем бу. Укытучым  Миронов Евгений Сергеевич һәрвакыт хуплап, ышанычын белдереп торды. Шуның өчен дә югары балл туплый алдым, – ди Дарья. – Чынбарлыкта БДИ куркыныч әйбер түгел икән. Оештыручылар әйтмешли,  тормыштагы бары бер сынау гына. Мәктәптә тырышып укыган һәркем аны тапшыра аладыр дип уйлыйм. Имтиханда тынычланырга һәм үз белгәннәреңне искә төшерергә генә кирәк.  Кайсы вузга барасымны төгәл әйтә алмыйм. Барысы да имтихан нәтиҗәсеннән тора. Үзебездә калам, читкә китәргә җыенмыйм.

Казанның 18 нче гимназиясен тәмамлаган, рус теле һәм әдәбиятыннан сынауларда 100әр балл туплаган Эвелина Мөслимованың да хәлләрен белешеп алдык. Ул  инглиз теленнән дә шундый ук күрсәткечләргә өметләнгән  иде. Инглиз  теленнән илкүләм олимпиаданың республика этабы призеры ул. 1 нче сыйныфтан 11гә кадәр бары «5ле» билгеләренә генә укыган. Теләге – КФУның лингвистика бүлегенә укырга керү.

Рус әдәбиятыннан сынауны ул ярты ел  кала гына сайлаган. «Аллага шөкер, җайлы вариант эләкте. 100 балл туплавымны белгәч, шаккаттым. Рус теленнән 10 нчы сыйныфта ук әзерләнә башлаган идем. Аның нәтиҗәсе югары булачагына шигем юк иде. Икесеннән дә 100әр балл булгач, хәзер өченчесе дә шулай ук булсын иде дип көтәм. Юкса күңел төшәчәк. Мин үз алдыма югары максатлар куярга өйрәнгән», – ди ул.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү