Бала тудыру йортында бер хатын-кыз тәрәзәдән чит баланы ташлаган

Башкортостанның Стәрлетамак шәһәрнедә бала тудыру йортында бер хатын-кыз өченче кат тәрәзәсеннән чит баланы ташлый, дип хәбәр итә төбәк буенча Тикшерү идарәсе.

«Бала алган җәрәхәтләрдән һәлак булды», — дип аныкладылар ведомствода.

Бу хәл 1нче клиник хастаханәсенең бала табу бүлегенең гомуми палатасында 18: 00 сәгатьтә була.

29 яшьлек шикләнелүчегә каршы «Кече яшьтәге кешене үтерү турында» җинаять эше кузгатыла.
Фаҗига урынына тикшерү бүлеге җитәкчелеге һәм тикшерүчеләре, криминалистлар һәм полиция хезмәткәрләре килгән.


Фикер өстәү