Түбән Кама кызы дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады

Түбән Кама янгын сүндерү һәм коткару спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Милана Юртаева дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады.

Бу атнада Хорватиянең Чаковец шәһәрендә янгын сүндерү һәм коткару спорт дисциплиналары буенча яшүсмерләр командалары арасында ярышлар уза. Чемпионатта  19 яшькәчә егетләр һәм кызлардан торган 8 җыелма команда катнаша. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Милана Юртаева 100 метрлы каршылыклар полосасын узуда кызлар арасында икенче урын яулады. Бу араны ул 16,91 секундта узды.

Түбән Кама спортчысының тренеры — Вячеслав Козлов. Россия җыелма командасы составында шулай ук түбәнкамалы Вероника Стерликова да бар.


Фикер өстәү