«Бирәм, нигә бирмәскә?»: БДИ ахырына якынлаша

БДИ ахырына якынлаша инде, тик әле беренче сынауларның гына нәтиҗәләре билгеле. Республика буенча химия һәм рус теленнән – 35шәр, географиядән 5 кеше 100 балл туплаган. 256 укучы начар билге алган. Югары балл туплар өчен “акыллы баш” булырга кирәкме? Безнекеләр алга таба белемне кайда эстәргә җыена?

Укучыларның “урак өсте” тәмамланырга нибары ике сынау гына калды, бу – чит телләр һәм информатика. Бирдем дә котылдың гына түгел, тагын ике атна буе имтихан нәтиҗәләрен көтәргә кирәк. Ничек тыныч күңел белән утырасың? Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев әйтүенчә, быелгы нәтиҗәләр узган елгы белән бер чама. Белгечләрнең, дистанцион уку имтихан нәтиҗәләренә тискәре йогынты ясаячак, дигән фаразлары чынга ашмаган. Киресенчә, кайбер фәннәр буенча күрсәткечләр югарырак та әле. Химия, рус теле һәм әдәбияты, географиядән ил буенча 5609 кеше 100 балл туплаган. Анзор Музаев моны пандемия елында бик югары күрсәткеч дип саный. Кемдер үз белеменә өметләнгәндә, хәйләкәр адымга баручылар да юк түгел. 31 майдан 11 июньгә кадәр узган сынауларда 570 кеше имтиханнан куып чыгарылган. Аларның 241е – кесә телефоны, 266сы шпаргалка белән тотылса, калганнары башка кагыйдәләрне бозган.

Инде үзебезнекеләргә килсәк, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, география сынавына 144 кеше керсә, шуның 41е 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйган. Бер укучы чик баллны (37 балл) уза алмаган. Бу фәннән республика буенча уртача күрсәткеч – 69,46 балл. Әдәбияттан сыналган 909 укучының 208е 80нән күбрәк балл җыйса, 13е имтиханны бирә алмаган. Республика буенча әлеге фәннән уртача балл – 67,08. Химияне 2414 кеше тапшырган. 537се 80 һәм аннан да күбрәк балл туплаган, ә 242 укучы “2ле” алган. Химиядән БДИның уртача баллы – 62,71.

Югары баллга ташыручыларны эзләп, Спас, Аксубай, Балтач һәм башка районнарның мәгариф бүлекләренә шалтыраттык. Күбесендә, бездә мондый мәгълүмат әлегә юк, имтихан нәтиҗәләренең күбесе билгеле түгел, диделәр.

– Быел безнең районда мәктәпне 48 укучы тәмамлады. Узган ел алар 67 иде. Алты укучы БДИ бирмәде, алар фикерләрен үзгәртеп, көллият, техникумнарга барырга булды. Балаларда имтиханнардан курку дигән нәрсә юк. Ел дәвамында әзерлибез, берничә тапкыр сынау уздырабыз. Географиядән имтихан сайлаучылар юк, рус әдәбиятын нибары 1 укучы гына тапшырды. 100 баллык нәтиҗәләр әлегә күренми, бер укучы химиядән чик баллны үтә алмады. Сайлап алу фәннәреннән имтиханнарны быел кабат тапшыру мөмкинлеге юк, – диде Яңа Чишмә районының мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Гөлфия Сираева.

Сабадагы сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Рәис Мөхәммәтҗанов химия фәненнән 100 балл алган. Ул үзе – Арташ авылыннан, интернатта торып укыган. Егетнең артык сөйләшергә вакыты булмады. Биология сынавына әзерләнәсем бар, диде.

– БДИга әзерләнсәң, үз белемеңә ышансаң, имтихан куркыныч түгел. Әгәр мәктәп программасын өйрәнә алсаң, репетитор ялларга кирәкми. Укымыйча гына 100 балл туплап булмый инде. Әлегә кайсы вузга барачагымны хәл итмәдем, әмма медицина юнәлеше буенча укырга керергә телим, – диде Рәис Мөхәммәтҗанов.

Биектауның 2 нче мәктәбе укучысы Камилә Мөхәммәтҗанова да химиядән 100 балл җыйган. Аның да табибә буласы килә.

– Мин үземне “акыллы баш”ка санамыйм, олимпиадаларда да артык җиңүләр яуламадым. 9 нчы сыйныфта химиядән олимпиадада катнашкач, әлеге фән белән кызыксынып киттем. Репетиторның кирәге чыкмады. Ни өчен дигәндә, үзем эзләнергә, бар нәрсәнең төбенә төшенергә яратам. Төннәр буе утырырга туры килмәде. Өч фәннән көнгә 3 сәгать вакыт җитте, – ди Камилә. – Кайсы имтихан яхшырак икәнлеген әйтә алмыйм. Әмма БДИдан башка вузга укырга кереп булмый. Борчылу бар инде. 11 ел буе мәктәптә “4ле”, “5ле” билгеләренә генә укыдым бит, нигә әле мин аны начар бирергә тиеш? Әнә шулай үземне тынычландыру җаен таптым. Рус теле сынавында бераз вакыт җитмәде. Химия исә артык авыр булмады. 100 балл булыр дип уйлаган идем. Тик бу хакта берәүгә дә әйтмәдем, күз тидерергә курыктым. Нәтиҗәне белгәч, әти-әнием дә бик сөенде. Мәскәү, Петербург вузларына  кызыкмыйм. Казанда да яхшы белем алырга мөмкин. Дөресрәге, туган җиремнән еракка китәсем килми.

Татарстанда укучылары ераккарак караган мәктәпләр дә бар. Әйтик, Бөгелмә шәһәренең 6 нчы лицее. Быел ул Россиянең алдынгы техник вузларына абитуриентлар әзерләү буенча иң яхшы 200 уку йорты исемлегенә кергән иде. Быел монда нинди күрсәткечләргә өметләнәләр икән?

– Быел мәктәпне 86 укучы тәмамлады. Аларның 60 проценты Мәскәү, Санкт-Петербург вузларына укырга керергә җыена. Барысының да кәефләре яхшы. Имтихан нәтиҗәләрен көтәбез. Химиядән өч укучы 80нән югары балл туплады. Әлегә 100 баллар юк. Ни өчен дигәндә, күпчелек сынауларның нәтиҗәләре билгеле түгел. Барысы да имтиханнарын яхшы тапшырыр дип өметләнәбез, – ди лицей директоры Шәүкәт Суиндиков.

Әгерҗе районындагы Кадыбаш мәктәбе укучылары элек Ижау вузларына укырга керергә тырышса, хәзер күбесе Казанга юл тота. Үзебездәге шартларга кызыгалар икән. Мәктәп физика-математика юнәлеше буенча көчле. Соңгы елларда ел саен бер укучылары булса да, Мәскәү вузына укырга кермичә калмый.

– Алар – патриотлар, кире кайта торганнар. Мәскәүдә тимер юллар белгечлеге буенча укыйлар. Аннан Әгерҗегә эшләргә кайтырга исәпләре бар. Яшьләрне хәзер тимер юлда эшләү кызыксындыра. Быел мәктәпне 3 укучы тәмамлады. Алар Казан илкүләм тикшеренүләр техник (КАИ), Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетларына барырга исәпли. Әлегә имтихан нәтиҗәләрен көтәбез. Киләсе елда чыгарылыш укучылары 11 булачак, – ди Кадыбаш мәктәбе директоры Фәния Рәшитова.

Башланган эш – беткән эш. 28 июньдә һәм 2 июльдә төрле сәбәпләр белән имтиханнарга килә алмаучылар, кабат тапшыручылар белемнәрен тикшереп карый алачак.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү