Бер минутка 1200 сүз укучы Мәликә Хәйрулла: «Кызганыч, телебезнең бөтен мөмкинлекләреннән дә файдалана белмибез»

«Бүген Мәликәм диплом яклады! Кемнәрнең татар телендә 1 минутка 1200 сүз укырга  өйрәнәсе  килә, бары тик аның янына гына барыгыз! Ул тиз уку турында барысын да белә». КФУ мөгаллимәсе, язучы Халисә Ширмән социаль челтәрдә әнә шулай дип сөенечен уртаклашты. Без дә битараф калмадык. «Шаян ТВ» телеканалында  эшләүче Мәликә Хәйрулладан тиз уку серен чиштердек.

– Тиз укырга өйрәнү өчен, махсус күнекмәләрне камилләштерү кирәк. Мәсәлән, күз күремен киңәйтергә. Баштан берничә сүзне бергә, аннары соң текстны  өлешләп, битләп күрергә өйрәнеп була, – ди Мәликә. – Шулай ук тиз уку өчен эчке тавышны сүндерү бик мөһим. Күзләр инде текстны карап чыга, ә эчебездәге тавыш аны озаграк укый, шуның аркасында укуга да күбрәк вакыт китә. Күрү белән аңлау тизлеге төрле булганга, фикер чуалышлары барлыкка килә. Бер юлны аңламыйча кат-кат укыганыгыз бармы? Нәкъ алда әйткәннәрдән килеп чыга да ул. Билгеле, бу катлаулы, ләкин файдасы бар. Уку тизлеге белән бергә хәтер дә яхшыра.

Мәликә КФУның «Гамәли филология: татар теле һәм татар әдәбияты, журналистика» юнәлешен тәмамлаган. Кызыл диплом алган! «Киләсе адым – магистратура. Уку белән эшне бергә алып бару җиңел түгел, әлбәттә. Ләкин  мин моңа кечкенәдән ияләшкән инде. Вакытны исраф итмәсәң, аны дөрес куллансаң, барысына да өлгереп була», – ди дипломлы яшь белгеч.

Туган телне ничек саклап була? Мәликәдән шулай дип тә сорадык.

– Кызганыч, без телебезнең бөтен мөмкинлекләреннән дә файдалана белмибез. Биредә тел байлыгы турында гына сүз бармый, мин аның үзенчәлекләре турында әйтәм. Мисал өчен, телнең үзенчәлеге аркасында, тиз укуга өйрәнү татар телендә күпкә җиңелрәк башкарыла. Ә бу бит – яшьләр арасында бик популяр күнекмә. Ник соң алайса дәресләрне татар телендә уздырмаска? Бу әле – бер генә мисал. Бүгенге яшьләр барысын да үзләренә җайлаштырырга тырыша, шул ук вакытта үзләре  бик кызыксынучан. Менә шуларга игътибарлырак булсак иде, – ди Мәликә Хәйрулла.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү