«Экология» проекты буенча Татарстанда урман янгынын сүндерү машиналары өчен юллар төзелә

Татарстанда урманнарга янгын сүндерү автомобильләре үтеп керә алсын өчен юлларны яңарталар. «Экология» илкүләм проекты кысаларында 2023 елда 35 километр шундый юллар төзелгән һәм 155 километр моңа кадәр булган объектлар төзекләндерелгән. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мондый юллар урманнардагы электән булган юллар челтәренә өстәп ясала – алар сулыкларга һәм янгын чыгу куркынычы сакланган участокларга үтеп керү мөмкинлеген бирә. Юллар төзү һәм төзекләндерү эшләре машина йөри торган җирләрне чистарту-тигезләү, шулай ук канау һәм инешләр аркылы түшәмә корып куюдан гыйбарәт», – дип сөйли ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.

Әлки, Болгар, Биләр, Ары, Кама, Мамадыш һәм Чирмешән урманчылыклары белгечләре әлеге эшләрне төгәлләгән инде. Татарстандагы барлык 31 урманчылыкта да билгеләнгән эшләрне 2023 елның 15 октябренә тәмамларга планлаштырыла.

РФ Президенты инициативасы белән 2019 елдан гамәлгә ашырылучы «Экология» илкүләм проекты көнкүреш калдыкларын юк итү мәсьәләсен чишү, эре сәнәгать үзәкләрендә атмосфера һавасы чисталыгын һәм, гомумән, Россиянең үзенчәлекле үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклау өчен чаралар күрү максатын тота.

/Татар-информ


Фикер өстәү