Татарстан урманнарында 15 июньгә кадәр янгын килеп чыгу куркынычы саклана

Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 8 июньнән 15 июньгә кадәр Татарстан Республикасында урманнарда югары дәрәҗәле янгын куркынычы (IV класс), Ерак Көнчыгышта гадәттән тыш дәрәҗәдә янгын куркынычы (V класс) саклана.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, 90 процент очракта урманнарда янгын барлыкка килүнең төп сәбәпчесе булып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү тора.

Урман фонды территориясендә урман янгыннарын үз вакытында ачыклау, сүндерү һәм кисәтү максатларында Татарстан Республикасында урман хуҗалыклары каршында  II төрдәге 20 урман янгынын сүндерү станциясе һәм «Урман янгынын сүндерү үзәге»  каршындагы III төрдәге 5 урман янгынын сүндерү станциясе эшли. II төр станцияләр — 229 төрле техника, III төр станцияләр 72 данә махсус техника белән җиһазландырылган.

Янгыннарга космостан, авиация ярдәмендә (1,2 млн.га) һәм җир өстендә (11 мең га) мониторинг алып барыла. Шулай ук «Урман янгынын сүндерү үзәге» диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты да тәүлек буе эшли, телефоны:  8 (800-10) 0-94-00, 8 (843) 221-37-95.


Фикер өстәү