Татарстанда 30 июньгә кадәр республикада гадәттән тыш хәл режимы кертелми

Аномаль эсселек хөкем сөрүгә карамастан, 30 июньгә кадәр республикада гадәттән тыш хәл режимы кертелми. Татарстанда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында шундый карар кабул ителде. Министрлар Кабинетында муниципаль районнар белән видеоэлемтә режимындагы утырышны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда Премьер-министр Алексей Песошин катнашты.

– 30 июньгә кадәр гадәттән тыш хәл турында карар кабул ителмәячәк. Безгә аны кертергәме-юкмы икәнен төгәл генә аңларга кирәк. Алга таба да мондый эсселек дәвам итсә, кертеләчәк. Терлек азыгына килгәндә, һәр хуҗалыкта, һәрбер торак пунктта барысы да тәртиптә булырга тиеш. Кайсы банклардан нинди кредитлар алынуын аңлап-белеп торырга кирәк: килеп туган хәлләрдә аларны түләүне кичектереп тору яки күчерү буенча федераль Хөкүмәткә мөрәҗәгать итүебез бар, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта, Президент әйтүенчә, Татарстанда һава торышына бәйле бик тә катлаулы хәлләр хөкем сөрә. «Аномаль эсселек икътисадның төрле өлкәләре эшчәнлегенә, бигрәк тә авыл хуҗалыгына тискәре йогынты ясый. Хәлләр бик киеренке», – дип билгеләп үтте ул.

Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларын китереп үтте: Алексеевск, Яшел Үзән районнарында яңгырлар явып үткән, ә менә Кукмара, Лаеш, Әлмәт һәм Мөслим районнарында – бик каты корылык. Аның әйтүенчә, сугару программасы уңышны саклап калуга нык ярдәм итә. Бәрәңге һәм башка яшелчәләр сугарыла. Быел авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары якынча 100 мең тонна бәрәңге һәм 55 мең тонна яшелчә үстерүне планлаштыра.

Утырышта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров эсселек һәм корылык аркасында гадәттән тыш хәл режимын кертергә тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, урманнарда янгын чыгу куркынычы бик югары дәрәҗәгә (4–5 класс) җиткән, тәүлеклек уртача температура нормадан 9 градуска күбрәк. Һаваның дымлылыгы рәттән өч тәүлек – 30 проценттан кимрәк, һава температурасы 25 градустан югарырак.

Сергей Захаров эсселек һәм корылыкның уңышка тискәре йогынты ясау ихтималын искәртте. Ким дигәндә 27 июньгә кадәр шундый һава торышы сакланачагын белгән хәлдә, гадәттән тыш хәл режимын кертергә кирәк, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бу теманы  Россия Хөкүмәте дәрәҗәсендә күтәрергә кирәк. «2010 елны уздык, нәрсә икәнен беләбез. Яңгырлар булса да, җитди үзгәрешләргә китермәячәк. Шуңа күрә безгә илдәге тулаем вазгыятьне белергә кирәк. Бүген без гадәттән тыш хәл буенча фикер алышабыз.  Аны кертергә кирәк булачак. Әмма берничә көн узарга тиеш әле», – диде Президент һәм хуҗалыкларны бөтен эчке мөмкинлекләрен тупларга чакырды.

 


Фикер өстәү