Алексей Песошин Татарстанда урман янгыны куркынычы бик югары булуы турында кисәтте

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанда гадәттән тыш хәлләрне бетерү,   кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышын уздырды.

“Быел җәй республика территориясендә аномаль югары температура булу сәбәпле, бик начар хәл килеп чыкты.  Урманннарда 5 класс янгын куркынычы туды”, — дип белдерде Алексей Песошин.

Татарстан Премьер-министры әйтүенчә, янгынгы каршы чараларны үтәлсә дә, эссе һава торышы Әлмәт районында Миңлебай урман хуҗалыгы территориясендә 10 гектар мәйданда янгын чыгуга сәбәпче булды.  Бу  — Әлмәттәге урман янгынының дүртенче очрагы.

2020 елда Татарстанда 587 янгын очрагы теркәлгән булса, 2021 елда аларның саны 992гә җиткән.  Урман янгыннарының 11 очрагы теркәлгән. Аның гомуми мәйданы -106 гектар тәшкил итә, килгән зыян күләме 5млн сумнан артык.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан  буенча баш идарәсе башлыгы Рәфис Хәбибуллин хәбәр итүенчә, 19 августка республикада 4 мең 361 янгын очрагы теркәлгән. Анда 116 кешенең гомере өзелгән,  бу узган елга караганда 40%ка күбрәк.

Алексей Песошин муниципаль берәмлек җитәкчеләрен янгын куркынычсызлыгын саклау мәсьәләсендә закон таләпләрен үтәү буенча барлык чараларны кулланырга чакырды.


Фикер өстәү