Рөстәм Миңнеханов Гали Заһитовның тууына 100 ел тулу уңаеннан социаль челтәрләрдә видео урнаштырды

Бүген Җиңү байрагын беренчеләрдән Рейхстагка кадаган татар егете Гали Казыйхан улы Заһитовның тууына 100 ел тулды. Әлеге уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмда видеролик урнаштырган.

– Батырлар турындагы истәлек мәңгелек! — дигән Татарстан Президенты.

Гали Заһитов 1945 елның 30 апрелендә Кызыл байракны Рейхстагка кадаган.

Бүген туган ягы — Башкортстанның Мишкә районында аңа һәйкәл ачылды.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Публикация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)

Гали Заһитов 1953 елның 23 августында 32 яшендә вафат булган.


Фикер өстәү