«Үлем турында түгел, ә яшәү турында»: Рөстәм Миңнеханов балалар хосписыннан видео урнаштырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы балалар хосписы турындагы роликны социаль челтәрләргә урнаштырды.

«Бу авыр, әмма бу хакта белергә кирәк. Кешеләр бик мөһим һәм кирәкле эшне башкара», — дип язган Татарстан Президенты.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Публикация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)

Казан хосписы үз тирәсенә бик күп битараф булмаган кешеләрне берләштерә. Кемдер матди яктан, кемдер җылы сүз һәм игътибар белән ярдәм итә. Видеода анда уздырыла торган чараларда шатланган балаларны күреп йөрәк кысылып куя. Хоспис хезмәткәрләре исә әлеге роликларның күз яшьләре, үлем турында түгел, ә гомернең ахырына кадәр лаеклы тормышта яшәү турында булуына игътибар итәргә кушалар.

«Кеше дәвалап булмый икән — бу аңа ярдәм итәргә ярамый дигән сүз түгел», — диләр хосписта эшләүчеләр.


Фикер өстәү