Казанда Бөтенроссия студентлар форумы башланды

 Казанда Бөтенроссия студентлар форумы башланды. Ул “Вакыйгалар офыклары” дигән эшлекле программа белән ачылды. Чарада яшьләр хакимият вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда катнашучыларны Россия Президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко сәламләде. Ул бүген илебездә студентлар өчен ачылган мөмкинлекләр, “Россия-мөмкинлекләр иле” платформасы кысаларында студентларны үстерү программалары турында сөйләп үтте.
“Студент еллары –тормышта иң кызыклы чор. Бүген сез илдә уңышлы төстә тормышка ашырылып килүче проектларның автордашлары булып торасыз. Быел башлап җибәрелгән “Твой ход” Бөтенроссия конкурсы – шуның ачык мисалы”, – диде ул. Моннан тыш Кириенко Россия “Белем” җәмгыятенең “Лига лекторов” бәйгесе турында да сөйләп үтте. Әлеге проект ярдәмендә һәрбер студент лектор сыйфатында үзенең көчен сыный, халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен камилләштерә ала.
Чарада катнашучылар алдында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады. “Форумның студентлар җәмгыятьләре һәм берләшмәләрен алга таба үстерү өчен этәргеч бирәчәгенә, студентларның үз төбәкләрендә яшьләр программаларын тормышка ашыруга күбрәк катнашуына ярдәм итәчәгенә ышанам”, – диде ул.

Форумның панель дискуссиясен Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Андрей Платонов һәм Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов алып барды. Платонов студентлар клубларының иҗтимагый эшенең илкүләм проектлар өчен мөһим булуын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, яшьләр лидерларыннан 15 меңнән артыграк тәкъдим кергән, аларның күпчелеге кабул ителгән. Ул, бүгенге студентлар оешмасы нинди булырга тиеш, дигән сорауга болай дип җавап бирде: “Универсаль формуласы юк. Иң элек яраткан эшең белән янып яшәргә: аң-белемнәреңне даими үстерергә, үзеңдә тәнкыйди фикер үстерергә кирәк”.

Форум “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Ул Студентлар клубларының илкүләм лигасы слетын, онлайн-слетын, 100дән артыграк төбәк мәйданчыгын үз эченә ала.


Фикер өстәү