Рус әдәбиятыннан мәҗбүри БДИ булырмы?

Якын арада рус әдәбиятыннан һәм башка фәннәрдән мәҗбүри БДИ кертү каралмый. Бу хакта Рособрнадзорның матбугат үзәге хәбәр итә.

– Ел саен мәҗбүри имтиханнар исемлегенә нинди дә булса яңа сынаулар кертү турында тәкъдимнәр килә. Рус теле һәм математикадан кала, башка фәннәрдән соңгы вакытта гына имтихан кертү көтелми, –дип белдерәләр ведомствода.
Хәзерге вакытта чыгарылыш укучыларының сөйләм культурасын, фикерләвен ачыклау өчен йомгаклау иншасы бар. Ул аларның рус әдәбиятын ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтү мөмкинлеге бирә.


Фикер өстәү