Уртача тизлекне арттырган өчен штраф салмый башлаганнар

ЮХИДИ машина йөртүчеләрне уртача тизлекне арттырган өчен парлы камералар ярдәмендә штрафка тартудан туктаткан. Юлдагы машиналарны җиде ел буе парлы “күзләр” күзәтеп торган. Хәзерге вакытта күзәтү формалары үзгәргән. Бу хакта “Коммерсантъ” хәбәр итә.

Юлларда уртача тизлекне үлчәү технологиясе 2013 елдан бирле кулланылып килгән. Автомобиль тизлеген башта – бер камера, берникадәр ара узганнан соң – икенчесе үлчәгән. Шулай итеп, система билгеле бер юл өлешендә уртача тизлекне исәпләп чыгарган. Бу технология Татарстанда, Смоленск һәм Мәскәү өлкәләрендә бик киң кулланылган. Әмма җиде ел дәвамында парлы камералар ярдәмендә штрафлар салуның законлымы-юкмы икәнлеге турында бәхәсләр тынып тормаган.

Исегезгә төшерәбез: узган елның декабреннән республикада тиешсез урында сулга борылуны һәм кире якка борылуны теркәүче камералар пәйда булды.


Фикер өстәү