Татарстанда коронавируска бәйле яңа чикләү чараларын кертергә җыенмыйлар

Татарстанда коронавируса бәйле рәвештә яңа чикләүләр кертү турында сүз бармый. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта белдерде.

Аның сүзләренчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәр иртә саен вазгыятькә бәйле хисап белән таныша. Иртәнге җыелышта оператив штаб, Роспотребнадзор, Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре катнаша. Бу очрашуда республикадагы санитар-эпидемиологик хәл турында фикер алышалар.

— Әлегә яңа чикләүләр турында сүз алып барылмый. Татарстанда вакцина җитәрлек күләмдә бар һәм хакимият теләге булганнарга вакцинация оештырырга әзер, — дип белдерде Лилия Галимова.


Фикер өстәү