Мәктәпләр «дистант»ка күчәрме? Казан Кремле җавап бирде

Күрше Башкортстанда вируслы авырулар үсеше аркасында, мәктәп балаларын дистанцион рәвештә укытуга күчерү бара. Әмма Татарстан мондый тәҗрибәне кулланмаячак. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифинг барышында әйтте.

— Бездә система булдырылган. Әгәр балаларда нинди дә булса авыруга шик бар икән, аларны өйләренә җибәрәләр. Бөтен укыту процессын «дистант»ка күчерү планлаштырмый. Бу катлаулырак формат, әмма без уку-укыту эшенә зыян салынмаска тиешлеген кайгыртырга мәҗбүр. Президент куйган төп бурыч — мәктәпләрнең коронавирустан иң куркынычсыз урын итү, — диде Лилия Галимова.


Фикер өстәү