Рульдә телефоннан сөйләшкәнне камералар «тота» башлаячак

Рульдә телефон тотып баручыларга көн бетә.

“Коммерсантъ” хәбәр иткәнчә, ЮХИДИ рульдә барганда машина йөртүченең кесә телефоныннан сөйләшеп баруын яки хәбәр-мазар укуын-язуын күрә алырдай камералардан файдалануны планлаштыра. Россия ЮХИДИ башлыгы урынбасары Александр Быков сүзләренә караганда, камера өчен уйлап табылган программа әлегә мондый очракларны ни дәрәҗәдә төгәл итеп күрсәтеп бирү-бирмәүгә сынау уза. Камераларны башта Мәскәүдә кулланып карарга, шуннан соң гына төбәкләргә җибәрергә уйлыйлар. Алар машина йөртүченең телефон тотып утыру-утырмавын гына түгел, бәлки әле “каешлану-каешланмавын” да күрсәтәчәк.

Шулай итеп, камера рульдә утырган килеш телефоннан сөйләшеп барганны “тоткан” очракта машина йөртүчегә почта аша штраф киләчәк. Телефоннан сөйләшүче машина хуҗасы булмаган очракта, аңа бу штрафка карата шикаять белдереп булачак.

Сүз уңаеннан, Россиядә рульдә барганда махсус “колакчын”сыз гына телефоннан сөйләшүгә тыюның инде 2001 елдан ук гамәлдә булып килүен искә төшерик. 2013 елдан моның өчен штраф күләме 1,5 мең сум тәшкил итүен дә әйтеп үтик.

Фото: aif.ru


Фикер өстәү