Битлексез тормыш башлана дип, сакланудан туктарга ярамый

Татарстанда битлек кию режимы туктатыла. Авыручылар саны кимү сәбәпле, республиканың коронавируска каршы оператив штабы шундый карарга килгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Хөкүмәт карарына моңа бәйле тиешле үзгәрешләр кертеләчәк.

Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина сүзләренчә, коронавирус белән авыручыларның тәүлеклек күрсәткече 3,5 проценттан 0,08 процентка кадәр кимегән. Бу – яхшы нәтиҗә. ОРВИ сезоны да төгәлләнгән. Медицина хезмәткәрләре дә гадәти эш режимына күчкән.

– Соңгы 14 атна дәвамында инфекцияләр буенча авыручылар саны эпидемиологик чиктән түбәнрәк, – дип шәрехләде вазгыятьне Марина Патяшина. – Үпкә ялкынсыну белән хастаханәгә ятмыйча дәваланучылар санының кимүе дә куандыра. Бу безне пандемия дәвамында борчыган иде.

Марина Патяшина сүзләренчә, республикада коронавирусны ачыклау буенча тест нәтиҗәсе, норматив күрсәткечтән артып, 100 мең кешегә 210ны тәшкил итә. «Тесты уңай булган кешеләр саны исә 0,6 процентны гына тәшкил итә», – дип аңлатты ул.

Шушы сәбәпләр Татарстанда мәҗбүри битлек кию режимын туктатып торырга мөмкинлек биргән.

Шулай да, битлексез тормыш дип, үзеңне кайгырту һәм саклаудан туктарга ярамый, дип кисәтә оператив штаб. Сүз чир йоктыру куркынычы аеруча янаган төркемгә караган кешеләр турында бара. Бу – өлкән яшьтәгеләр, онкологик чирләре булганнар, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр, йөкле хатын-кызлар, хроник чирлеләр. Аларга җәмәгать урыннарында саклану чараларын кулланырга киңәш ителә.

Битлек кию режимы Татарстанда 2020 елның апрелендә кертелде. Аны гамәлдән чыгару турында фикер-тәкъдимнәр дә бер генә тапкыр күтәрелмәде. Әле быел май, июнь башында да кузгатылды бу мәсьәлә. Ул вакытта әлеге таләп Россиянең баш санитар табибы карары чыкканчы гамәлдә булачак дип аңлаттылар.

Гомумән алганда, Россиядә коронавирус белән авыручылар саны даими рәвештә дүртенче ай рәттән кими. Илнең дистәдән артык төбәге рәсми рәвештә битлек киюне туктатты инде.

 


Фикер өстәү