Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиев Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстанда Рус теле көне һәм Пушкинның туган көненә багышланган чаралар уза. Шагыйрь 223 ел элек туган.

Александр Пушкинның М. Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры бинасы янындагы һәйкәленә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чәчәкләр салды. Чара Рус теле көне һәм шагыйрьнең туган көненә багышлана.  Тантанада шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Татарстанда әлеге истәлекле көн уңаеннан төрле чаралар –  викториналар, конкурслар, күргәзмәләр, әдәби салоннар, театральләштерелгән тамашалар узачак.


Фикер өстәү