Кичә Чистай районында 24 яшьлек егет суга батып үлгән. Аның мәетен 3 метр тирәнлектә тапканнар.
Егетнең суга батуы турында хәбәр коткаручыларга 19:30да килеп ирешә. Коткаручылар кичке унберенче яртыда аның гәүдәсен ярдан 20 метр ераклыкта тапканнар. Егет һава һәм су температурасы түбәнәю аркасында көзән җыерудан үлгән дип фаразлана.