Айрат Камалов: «Лазер яман шеш китереп чыгармый»

Яз-җәй айларында үзеннән-үзе тышкы-кыяфәтебезгә игътибар арта. Тагын да матуррак, гүзәлрәк буласы килә. Бу очракта, кул астында булган чаралар белән беррәттән, замана косметологиясендә кулланылган техникалар да ярдәмгә килә. Лазер эпиляциясе – шулар арасында иң киң таралган, популяры. Аны ничә яшьтән ясатырга ярый? Лазерлы эпиляция яман шеш китереп чыгарамы? Табиб-дерматолог, косметолог Айрат Камалов әлеге сорауларга ачыклык кертте.

Нидән гыйбарәт? Лазер эпиляциясе кирәкмәгән җирдәге чәч бөртекләрен юкка чыгару өчен ясала. Нәтиҗәсе аны ничә тапкыр ясауга, лазерның нинди төре кулланылуга бәйле. Хәзерге вакытта аның фотоэпиляция, диодлы лазер, александрит дигән төрләре кулланыла.

Ничек уза? Ул кирәкле зонага ультратавышлы гель тидерү хисабына уза. Лазер эпиляциясенең никадәр озак ясалуы аның кайсы җиргә башкарылуына бәйле. Әйтик, кайбер урыннарны 2–3 минутта чистартып булса, балтыр, бот, аякны артык йоннардан арындыру өчен 40 минут вакыт кирәк булырга мөмкин.

Ничек әзерләнергә? Әлеге процедурага ничек әзерләнергә кирәклеге дә нәкъ менә лазерның кайсы төре кулланылачагына бәйле. Кайберсе алдыннан вак чәчләрне кырырга яки, киресенчә, үстерергә кирәк.

Кояшта кызынганнан соң ясатырга ярамыймы? Яңа гына кояшта кызынган кешегә бер ай дәвамында лазерь эпиляциясе  ясатырга ярамый. Ник дигәндә, болай эшләгәндә тән тиресе пешәргә мөмкин. Сүз уңаеннан, лазер эпиляциясе ясаткач, бер ай кояшта кызынырга, бу урынны кырырга да ярамый.

Кемнәргә ясату тыела? Хроник чирләр баш калкыткан чорда, йөкле хатын-кызларга, тире авыруларыннан интеккән, яман шеш диагнозы куелган кешеләргә лазерлы эпиляция ясату тыела. Миңе булган кешеләргә куркырга кирәкми. Лазерлы эпиляция ясаганда белгеч андый урыннарга кагылмаячак.

Яшь чикләве бармы? Лазерлы эпиляцияне 18 яше тулган һәркем ясата ала. Бу яшькә җитмәгәннәргә исә ул ата-ана рөхсәте белән, алар каршында ясала.

Ир-атлар арасында да популярмы? Хатын-кызлар белән чагыштырганда ир-атлар арасында лазерлы эпиляция ясатучылар сирәк. Әмма әлеге процедура көчле затлар арасында да популярлаша бара. Лазерлы эпиляция ясатучы ирләр саны елдан-ел арта.

Лазерлы эпиляция яман шеш китереп чыгара аламы? Лазерлы эпиляция яман шеш китереп чыгара алмый. Ник дигәндә, лазер утының асылы аның нәрсә тарафыннан булса да йотылуыннан гыйбарәт. Безнең очракта ул чәч фолликуласы пигменты тарафыннан йотыла. Ул шушы фоллекулада кала, тән тиресенә үтеп керми. Лазерның бөтен энергиясе шушы чәч төгеннән дә ары узмый. Тирегә үтеп керә калса, ул аны тулысынча яндырачак.

Динә Гыйлаҗиева

 

 

 

 


Фикер өстәү