“Казан Кремле” музей-тыюлыгы начар күрүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен махсус экскурсияләргә чакыра

Татарстанның “Казан Кремле” музей-тыюлыгында “Золотой век фламандского искусства” күргәзмәсенә тәүге тапкыр сукырлар һәм чукраклар өчен тою-сиземләү станцияләре булдырылган.

Дүрт станциянең һәркайсы әсәр буенча эшләнгән тактиль картинадан, тактиль элементтан һәм билгеле бер хуш истән тора. Мондый станцияләр ишетү, күрү сәләтеннән мәхрүм кешеләргә сәнгать әсәрен “күрү” мөмкинлеге бирә.

Шулай ук мондый кешеләргә аудиогид булдырылган. Сукырлар һәм чукраклар өчен экскурсияләрне рус ишарә теле тәрҗемәчесе Екатерина Ибәтуллина үткәрә. Мондый экскурсияләр 20 ноябрьгә кадәр уздырылачак.

Хәзерге вакытта “Эрмитаж-Казан” үзәге һәм фәнни-техник бүлеге хезмәткәрләре акыл үсешендә үзенчәлекләргә ия булган балалар өчен видеогид әзерли.

Күргәзмәдә Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан бөтен дөньяга танылган рәссамнар – Рубенс һәм аның замандашлары: Антонис Ван Дейк и Якоб Йорданс әсәрләре урын алган. Картиналарның күпчелеге Эрмитажга нигез салган патшабикә – Бөек Екатеринаның шәхси коллекциясеннән.

Начар күрүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен экскурсияләр – https://disk.yandex.ru/d/A09EsRvbCinU4Q
Тифлокомментарий белән аудиогид – https://disk.yandex.ru/d/mvJTvaEhL8XLig
Күргәзмәдә программалар – https://disk.yandex.ru/d/VdRAUlaUpjHZqg


Фикер өстәү