Ир-атның гәүдәсен ярдан 35 метр ераклыкта тапканнар.
16 августта Спас районының Чәчәкле авылы буасында кичке бишләр тирәсендә ир-ат батып үлгән. Фаҗига урынына водолазлар һәм ГИМС инспекторы чыккан.
1963 елда туган ир-атның гәүдәсен ярдан 35 метр ераклыкта дүрт метр тирәнлектән тапканнар.
Ир җиһазландырылмаган урында су коенган булган.