Кирәк булган очракта, транспорт хәрәкәте Сибгат Хәким урамында – юлның Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәрге өлешендә, шулай ук «Казан» гаилә үзәге янындагы парковка киңлегендә чикләнә.
Исегезгә төшерәбез, 18 һәм 20 сентябрь көннәрендә «Казан» гаилә үзәге янында башкала халкына бай эчтәлекле бәйрәм программасы тәкъдим ителә. Чара кунакларына концертлар, остаханәләр, гаилә уеннары, яшьләр оешмалары тарафыннан тәкъдим ителә торган күргәзмә зоналары, аш-су мәйданчыгы, урам фестивале, гаилә белән бергәләп төшү өчен фотокиңлекләр, «Игелекле Казан» хәйрия мәйданчыгы һәм башкалар әзерләнә. Фестивальләргә Дәүләт Думасына депутатлар сайларга килгән тавыш бирүчеләрнең барысына да тапшырылачак беләзекләр буенча керергә була.
18 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр Казанда 465 сайлау участогы әзерләнә. Шәһәрнең ерак бистәләрендә яшәүче башкала халкына сайлау пунктларына бару өчен 31 бушлай автобус бирелә. Шулай ук беләзек ияләре өч көн дәвамында җәмәгать транспортыннан бушлай файдалана һәм шәһәр музейларына йөри ала.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез