Түбән Сосна авылы янында фаҗига булган

Татарстанда бер ир-ат буа ярында кәеф-сафа корып утырганнан соң, апасының күз алдында суга батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кичке алтылар тирәсендә 112 бердәм номерына Түбән Сосна авылы янында бер ир-атның суга батуы хакында хәбәр килгән.

Урынга 4нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре юл тоткан. Ирнең апасы аның дуслары белән яр буенда эчеп утыруы хакында сөйләгән. Шуннан соң ир бер ярдан икенчесенә йөзеп чыгарга уйлаган, суга кергән һәм биш метр йөзеп баргач, су төбенә киткән.

Коткаручылар сулыкны җентекләп тикшергән һәм яр буеннан 20 метр читтә алты метр тирәнлектә ир-атның мәетен табып алган. 35 яшьлек ирнең мәетен яр буена алып чыгып, полицейскийларга тапшырганнар.

 


Фикер өстәү