Казанның Җиңү паркы күлендә бер ир-ат суга батып үлгән

Аның гәүдәсен көзән җыера башлаган булса кирәк.

Казанның Җиңү паркы күлендә бер ир-ат суга батып үлгән. Аның мәетен елгадан 20 метр ераклыкта, 6 метр тирәнлектә тапканнар.

Шәһәрнең ОСВОД (суда коткару хезмәте) матбугат хезмәте хәбәренә караганда, фаҗига турында узган төндә мәгълүм булган. Ир яр буенда киемен салып калдырган булган. Бу исә шаһитларның игътибарын җәлеп иткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, суга баткан ир Үзбәкстаннан килгән.

“Су белән һава температурасы арасындагы аерма аркасында ирнең гәүдәсен көзән җыера башлаган булса кирәк. Моннан тыш ул, чумып, күл төбендәге ниндидер әйбергә килеп бәрелгән булырга мөмкин. Аның үлеме сәбәбен белгечләр ачыклаячак”, – диелгән хәбәрдә.

ОСВОД кисәткәнчә, бу урында су коену тыела. Анда су коенуны тыю билгеләре урнаштырылган.


Фикер өстәү