Рөстәм Миңнеханов: «Сбербанкиаданы кабул итү безнең өчен зур хөрмәт»

Казанда Сбербанкиада башланды. 14 нче мәртәбә оештырылучы әлеге чара Татарстан башкаласында өченче тапкыр уза. Ачылу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «Сбербанк» президенты, идарә рәисе Герман Греф һәм Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк катнашты.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бүгенге шартларда Россиядә зур спорт ярышлары уздыру бик кирәк.

– Моннан ун ел элек бу көннәрдә Казанда яхшы итеп Универсиада уздырдык. Безгә мондый зур спорт чаралары кирәк. Бу бит үзе бер Олимпиада кебек. Ярышны уздыру урыны итеп Казанны сайлаганыгыз һәм бирегә спорт рухы алып килгәнегез өчен рәхмәт, – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, «Сбербанк» – Татарстанның стратегик партнеры.

– Сбербанкиаданы кабул итү безнең өчен зур хөрмәт. «Сбербанк» командасының бердәм корпоратив рухы барлыгын, аларның ничек зур үсеш алуын күрәбез. Мин сезгә чәчәк атуыгызны, спорт уңышлары һәм Казанда матур көннәр кичерүегезне телим, – диде Рөстәм Миңнеханов.

14 нче мәртәбә оештырылучы әлеге зур чара Казанда 2012 һәм 2017 елларда узган иде инде. Соңгы 4 елда исә пандемия аркасында Сбербанкиада булмады. «Минемчә, кешеләр аралашуны, спортны, бәйрәмне бик сагынды. Ниһаять, бу искиткеч шәһәрдә, искиткеч республикада, искиткеч илдә бергә җыелырга насыйп булды. Илебездәге иң төп компанияләрнең берсендәге команданың тагын да көчлерәк, бердәмрәк, яңа бурычлар үтәргә, сынауларга әзер буласын көтәбез. Төп нәтиҗә әнә шул булачак», – диде Герман Греф.

14 июльгә кадәр узачак ярышта Сбер төркеменә керүче оешмалардан 18 командада 3 меңләп кеше чыгыш ясый. Алар арасында хәтта Һиндстаннан килүчеләр дә бар. Алар спортның 10 төрендә: йөгерү, йөзү, теннис, мини-футбол, волейбол, баскетбол, шахмат, өстәл теннисы, бадминтон, кроссфит буенча ярышачак. Өч көндә 49 комплект медаль үз ияләрен табачак.


Фикер өстәү