Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саклык банкы президенты һәм идарә рәисе Герман Греф «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында оештырылган Татарстан Республикасының инновацион эшләнмәләр күргәзмәсе белән танышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әйтик, «УК ПЖКХ» компаниясе күргәзмәдә каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча инновацион проект тәкъдим итте. Контейнерларда «акыллы» датчиклар урнаштыру әлеге система элементларының берсе булып тора. Ул онлайн-режимында бакның тулуына күзәтчелек итәргә мөмкинлек бирә.

ТР вице-премьеры Роман Шәйхетдинов Иннополисның инфраструктурасы, шул исемдәге махсус икътисади зонага резидентлар җәлеп итү, «Сбербанк-Технологи» компаниясе белән хезмәттәшлек турында сөйләде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat