Рөстәм Миңнеханов һәм Герман Греф XIV Бөтенроссия Җәйге Сбербанкиадасына старт бирделәр

Кичә Казанның «Баскет-холл»ында  XIV Бөтенроссия Җәйге Сбербанкиадасы старт алды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «Сбербанк» ГАҖ президенты, идарәсе рәисе Герман Греф һәм Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк катнашты.

Герман Греф Татарстанга кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде һәм Сбербанкиаданың соңгы 4 елда үткәрелмәвен искәртте. «Минемчә, кешеләр аралашуны, спортны, бәйрәмне бик сагындылар. Барыбызга да бер генә нәрсә көтәргә кирәк: илебезнең иң төп компанияләренең берсенең командасы көчлерәк, бердәмрәк булуын, яңа бурычларга, биеклекләргә, сынауларга әзер булачагын. Бу — иң мөһим нәтиҗә, аңа ирешергә мөмкин», — диде «Сбербанк» ГАҖ идарәсе рәисе.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Сбербанк — Татарстан Республикасының стратегик партнеры. «Сбербанкиаданы кабул итү безнең өчен зур хөрмәт. Без Сбербанк командасының бердәм корпоратив рухы барлыгын, аларның ничек динамик үсеш алуын күрәбез. Мин сезгә чәчәк атуыгызны, спорт уңышлары һәм Казанда матур көннәр кичереүегезне телим», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Сбербанкиада — Сбербанк хезмәткәрләренең төп спорт турниры. Ярышлар 10-14 июльдә уза. Ярышлар барышында спортның 10 төрендә иң яхшы спортчылар билгеләнәчәк, ә өч көн эчендә Сбер Төркеме компанияләренең 18 командасыннан 2,5 мең катнашучы арасында 49 бүләк комплекты уйнатылачак.


Фикер өстәү