Танылган алып баручы хатынын калдырып, ике кызы белән машинада Төркиягә киткән ВИДЕО

Танылган алып баручы, шоумен Айрат Ильясов кызлары белән машинада Төркиягә юл тота. Бу хакта ул үзенең телеграм каналында хәбәр итте.

«Барыгызга да сәлам. Без машинада Төркиягә киттек. Волгоград шәһәрендә тукталыш ясарга ниятлибез. Көн саен видеолар куеп барачакбыз һәм барысын да сөйләячәкбез. Күпме тора? Ничә километр юл үттек? Кайда йокладык? Нәрсә ашадык? Һәм гомумән 4000 чакрымны ничек узуыбызны сөйләрбез», дип яза ул.

Айраттан хатыны Ләйсәннең ник алар белән бармавын да сораганнар. Алып баручы исә кечкенә кызлары белән мондый ерак юлда йөреп булмавын искәртеп, Ләйсән белән кызчыкның Төркиягә самолетта очачагын әйткән.


Фикер өстәү