Югалган 11 яшьлек кызның мәетен тапканнар

Чиләбе өлкәсенең Сим шәһәрендә берничә көн элек Ксения исемле 11 яшьлек кыз югалган булган. URA.RU көч структураларындагы чыганакларына таянып хәбәр иткәнчә, кызганычка, кызның мәетен генә тапканнар. Ксенияне үтерүдә дус кызының әтисеннән шикләнәләр.

“Кызның мәете табылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, аны ир, үтереп, җиргә күмеп куйган, ә биштәрен елгага ыргыткан. Су агымы биштәрне яр буена чыгарган”, – дип сөйләгән чыганак.
Кызны үтергән ир үзенең гаебен таныган да инде. Аның сүзләрен видеокүзәтү камералары раслый. Ул фермер хуҗалыгында эшли, хәзер аның белән тикшерү чаралары үткәрелә.

Ксения 9 июль кичендә югалган. Аны волонтерлар, районның полиция хезмәткәрләре эзләгән. Эзләү төркеме 11 июль иртәсендә Сим елгасы янында кызның биштәрен тапкан.


Фикер өстәү