Чаллы-Сарман юлында берничә машина катнашында көчле юл-транспорт һәлакәте булган

Бүген иртән Чаллы-Сарман трассасының 27нче чакырымында берничә машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт автоинспекциясе. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

Иртәнге сәгать 6 тирәсендә Renault Duster шоферы каршы як полосага чыга һәм Hyundai Solaris автомобиле белән бәрелешә, ә аннары артыннан барган ВАЗ 2112 җиңел машинасы белән бәрелешә.

Авария нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән. «Аларны Чаллы БСМПсына салдылар», — дип сөйләделәр ведомствода.


Фикер өстәү