Татарстанда бер егет машина эттергән кешеләрне бәрдергән (ФОТО)

Мәләкәс елгасындагы күпердә машина эттергән егетләрне «приора» шоферы бәрдерә. Җәяүлеләрнең берсе урында ук вафат була.
  ⠀
Егетләр күпере буйлап ВАЗ машинасын эттергәннәр: аның бензины беткән була.

Бүген төнлә, 18 августта 00.20 сәгатьтә Яр Чаллыда Муса Җәлил проспектында үлем белән тәмамланган юл һәлакәте була. ГЭС бистәсе ягыннан яңа шәһәргә таба барган «приор» шоферы, башлангыч мәгълүматлар буенча, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган һәм җәяүлеләрне бәрдергән.

Җәяүлеләр — 19 һәм 17 яшьлек егетләр күпер буенча ВАЗ автомобилен этеп барган булалар. Машиналарының бензины беткән була. Руль артында шулай ук яшь чаллы кешесе була. «Приора» җәяүлеләрне бәрдергәч, ВАЗга бәрелә. Машина эткән егетләрнең берсе вафат була, аның иптәше хастаханәгә китерелә. Шулай ук табибларга ВАЗ 2112 машинасы йөртүчесе һәм пассажиры да эләккән.

 


Фикер өстәү