Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кими

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 30 яңа очрагы теркәлгән. Ике пациент инфекцияне чит илдә йоктырып кайткан, 28 кеше башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«6 пациент хастаханәгә озатылган, 24 кеше өендә дәвалана», — диелә хәбәрдә.

Шул рәвешле, эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 6 мең 133 очрагы теркәлгән, 4 мең 945 кеше (шуларның 16сы – узган тәүлектә) терелгән.


Фикер өстәү