Өч кызны үтерүче ир гаебен таныган

Гайда белем алучы студент кызларны үтерүдә шикләнелгән ир үз гаебен таныган. Бу хакта бүген шәһәр судында хәбәр иттеләр, дип яза Известия.

30 яшьлек ир үз гаебен таныган. Аңа карата көчләү һәм ут төртү турында тагын ике җинаять эше кузгатылган.

30 сентябрьдә Оренбург өлкәсенең Гай шәһәрендә янгын сүндергәннән соң, ике  кызның мәете табыла. Шул ук көнне ишегалдында өченче кызның гәүдәсенә тап булалар. Кызлар өчесе дә көчләнгән булган.

17, 18 һәм 19 яшьлек студент кызларны бүген Башкортстанда җирләгәннәр. Республика башлыгы Радий Хәбиров мәрхүмнәрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтергә кушкан.


Фикер өстәү