Башкортстан башлыгы Татарстан Президентын көчле, оста һәм әйбәт җитәкче буларак бәяләгән

Радий Хәбиров үзара дустанә җылы мөнәсәбәтләр урнашуын аңлатып үткән.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров инстаграмда туры эфир вакытында Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов белән үзара мөнәсәбәтләренә тукталып, аның эшчәнлеген бәяләгән. Хәбиров белдергәнчә, ул үзенең коллегасын нык хөрмәт итә. Башкортстан башлыгы Рөстәм Миңнехановны, көчле җитәкче һәм бик яхшы кеше, дип бәяләгән.

Радий Хәбиров әйтүенчә, алар арасында дустанә җылы мөнәсәбәтләр урнашкан. Гәрчә Миңнеханов үз вазыйфасын әле чагыштырмача озак биләмәсә дә. Ул шулай ук дуслык мөнәсәбәтләренең бик табигый килеп чыгуын искәрткән. Бер-беребезне аңлыйбыз, ихтирам итәбез. Көтелмәгән хәлләр дә булгалый, әмма нормаль күренеш бу, дигән ул.


Фикер өстәү