Россиядә үлем җәзасын кире кайтару ихтималын әйткәннәр

Конституция суды рәисе Зорькин иң зур җәза чарасын кире кайтару ихтималын әйткән.

Киләчәктә безнең илдә үлем җәзасы кире кайтарылырга мөмкин. Конституция суды рәисе Валерий Зорькин “Конституционное правосудие: процедура и смысл” китабында шундыйрак тәкъдимгә урын калдырган.

Аның аңлатуынча, Конституция суды карары Россиядә үлем җәзасын кире кайтару мөмкинлеген күз уңыннан җибәрми. Үтерү кебек зур җинаятьләр илдә әле һаман чәчәк ата. Мондый җинаятьләр булып торганда, иң югары җәза чарасын куллану мәсьәләсен тулысынча ябып булмый. Соңгы тапкыр бу чара 1996 елның сентябрендә кулланылган. Шуннан соң аңа мораторий кертелгән, чөнки Россиянең Европа Советына керүе өчен үлем җәзасын юкка чыгару шарт итеп куелган.


Фикер өстәү