Медицина көллиятендә укучы кызлар үтерелгәнче мәсхәрәләнгән булган

Гайда медицина көллиятендә укучы кызлар үтерелгәнче көчләнгән булган. Бу хакта аларның гәүдәләре суд-медицина экспертизасына җибәрелгәннән соң билгеле булды, дип хәбәр итә шәһәр порталы.

Үтерелгән кызларның аркаларындагы күп санлы киселгән яралардан тыш, башка тән җәрәхәтләре, шулай ук көчләү билгеләре дә булуы расланган.

Үтерүче, беренче чиратта, җенси ихтыяҗын канәгатьләндерү максатыннан җинаять юлына баскан, дип хәбәр ителә. Ир башта кызларга йоклата торган дару эчергән, аннары көчләгән һәм үтергән, ә ахырдан фатирга ут төртеп җинаять эзен чуалтмакчы булган дип фаразлана.


Фикер өстәү