Пенсионер ир-ат бергә яшәүче хатынның ун яшьлек оныгын көчләгән

Чувашиядә яшәүче пенсионер ир-ат 10 яшьлек кызны ике тапкыр көчләгән. Ул үз җинаяте өчен 13 елга ирегеннән мәхрүм ителде, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының төбәк буенча идарәсе.

Тикшерү ачыклаганча, инцидент 2023 елның августында булган. 68 яшьлек ир-ат үзе белән бергә яшәүче хатынның оныгын алып, аның белән елгага су коенырга киткән. Анда ул кызны ике тапкыр көчләгән.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре аңа карата РФ Җинаять кодексының 132 маддәсе буенча «14 яшькә җитмәгән затка карата зыян күрүченең ярдәмчесез халәтен файдаланып кылынган сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» буенча җинаять эше кузгаткан. Сорау алганда ир-ат үз гаебен танымаган, әмма тикшерүчеләр дәлилләү базасын җыя алган.

Суд аны гаепле дип таныды һәм 13 елга ирегеннән мәхрүм итте. Ул үз срогын катгый режимлы колониядә үткәрәчәк.


Фикер өстәү