Татарстанда бер ир үз гаебен авариядә һәлак булган кешегә сылтап калдырмакчы булган

Суд аны ирегеннән мәхрүм иткән.

Менделеевск шәһәрендә 26 яшьлек ир-атка (Алабугада яши) карата хөкем карары чыгарылган. Ул транспорт һәлакәте китереп чыгарган, ә гаебен һәлак булган пассажирга сылтап калдырырга маташкан.
Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге ир 2021 елның июлендә исерек хәлдә Hyundai Solaris руленә утырган. Салонда тагын 4 пассажир булган. Аларның берсе дә иминлек каешын эләктермәгән. Hyundai Solaris, Менделеевск районы юлында “чыгымчылап”, кырыйга “очкан” да, су торбасына килеп бәрелгәч, әйләнеп капланган.

Авариядә алгы утыргычтагы пассажирның гомере өзелгән.. Машина йөртүче һәм исән калган пассажирлар полиция хезмәткәрләренә, янәсе, рульдә үлгән ир-атның булганлыгын белдергәннәр. Әмма тикшерүчеләр моның ялган икәнен ачыклаганнар.

Ир үз гаебен танымаган. Моңа кадәр дә инде аны исерек килеш рульгә утырган хәлдә туктаткан булганнар. Суд ирне 5 ел да 1 айга ирегеннән мәхрүм иткән. Хөкем карары әле үз көченә кермәгән.


Фикер өстәү