«Халыкка якын түгел иде»: Казандагы канатлы юлның гомере ни өчен шулай кыска булды?

 Өлкән буын арасында башкалабыздагы Горький исемендәге Үзәк парктан Казансу буена илтә торган канатлы юлны хәтерләүчеләр күптер әле. Эшләүдән туктагач та, аның калдыклары парк артында озак «яшәде». Хәзер исә канатлы юлны кабат торгызу турында  сүз кузгатылды.  Ул гына да түгел, Татарстан  Рәисе Рөстәм Миңнеханов, проектны хуплап, шул уңайдан кабул ителгән указын имзалады инде.

Бишбалта тарихын өйрәнүче, «Урак һәм Чүкеч» заводында слесарьдан партоешма секретаре дәрәҗәсенә күтәрелеп, үзе дә шушы эшкә шактый өлеш керткән хезмәт ветераны Гарәфетдин Хисаметдиновның бу җәһәттән күптән әйтә килгән үз фикерләре дә бар. Форсаттан файдаланып, канатлы юлның тарихы, мөмкинлекләре турында укучыларыбызга да җиткерергә булдык.

– Гарәфетдин абый, бу юлы канатлы юл безне кайларга «илтеп ташлар» икән?  

 – План буенча канатлы юл 2024 елның  июль аенда төзелә башлап, ел ярым эчендә гамәлгә керергә тиеш. Ул Горький паркы янында урнашкан сәүдә үзәге «Корстон» яныннан башланып, «Урам» паркы янында туктап, пассажирларны «Ак Барс» стадионына илтеп куячак. Бу юлның озынлыгы 2800 метрдан артыграк, ара якынча 10 минутта үтеләчәк, сәгатенә 2400 кешегә хезмәт күрсәтеләчәк.

– Узган ел ахырында Михаил Любимовның Казанда төзеләчәк канатлы юл турындагы ТНВ каналыннан күрсәтелгән «Воздушные замки» фильмы канәгатьләнү хисе калдырмады, дигән идегез. Сәбәбе?     

– Мине борчыган нәрсә шул булды: фильмда  чыгыш ясаган инсаннар канатлы юлның тарихын җитәрлек дәрәҗәдә сөйләмәде һәм, ни өчендер,  Казаныбызга бәйле фактлар юкка чыгарылды. Югыйсә ул Татарстан тарихында яңалык түгел бит.

Бу тарих турында халыкка ниләр җиткерә аласыз?

– Канатлы юлның исеме дә татар теленнән алынган. Ерактан караганда, ике ярны тоташтыручы аркан, бау, трос күренми. Йөкне алып килүче әрҗә, кәрзин канатлы кебек тоела.  Канат сүзен русчага тәрҗемә итсәк, ул ике төрле мәгънәне аңлата: канат – крыло, канат – аркан. Икесенең дә исеме җисеменә туры килеп тора. Татарстанда беренче канатлы юл 1960–1964 елларда башкаладагы Горький исемендәге паркта, шәһәр комитетының  беренче секретаре Рәшит Мусин тәкъдиме буенча эшләнә башлый. Аны республикабызда машина төзелешенә нигез салучы, СССРдагы бердәнбер канатлы юллар һәм тимер тасмалы конвейерлар эшләүче «Урак һәм Чүкеч» заводы ясый һәм шәһәргә бүләк итә. Ул паркның иң ерак очында, каеклар рәвешендә эшләнгән таганнар яныннан башланып, Казансуга ял итүчеләрне, кунакларны, чаңгыда шуучыларны, һәвәскәр балык тотучыларны аска, Подлужный урамына илтте. Озынлыгы – 300 метр, биеклеге 20 метр була. Өч тимер баганага беркетелгән, канатлы юлга эленгән ике кешелек, тимердән эшләнгән кабиналардан тора иде. Кызганыч, бүген завод та юк: 2015 елның мартында янгын аны көлгә әйләндерде, ә парктагы канатлы юлның гомере 1990 нчы елларда, Миллениум күпере төзелә башлагач бөтенләйгә  өзелде.

  Казандагы канатлы юлның гомере ни өчен шулай кыска булды икән?

– Бу сорауга җавап йөзеннән мин үз фикерләремне генә җиткерә алам. Беренчедән, канатлы юлны баланска алмыйлар, куркынычсызлыкны кисәтү йөзеннән, карап эшләтүче белгечләр билгеләнми һәм ремонт ясау базасы булдырылмый. Проблемалар килеп чыкса, гадәттә заводтан ярдәм сорыйлар иде. Әмма бу чорда заводларга бизнес  белән шөгыльләнү катгый рәвештә тыелды. Шул рәвешле сафтан чыга барган җиһазларны төзәтүче булмады. Икенчедән, канатлы юлның  башын транспорт тукталышы янына куйсалар,  кешеләр  күбрәк килер иде. Парк артына урнаштырылу сәбәпле, ул, чыннан да,  халыкка якын түгел иде.

Бу җәһәттән «Урак һәм Чүкеч» заводының үз планы да булган…

– Әйе. Завод үзләре төйи, үзләре бушата торган вагоннар белән йөк ташый торган канатлы юллар җитештерде. Алар бөтен ил буйлап кулланылды. Соңрак  пассажирларны, туристларны йөртү өчен дә чыгарырга әзерләнгән иде. Уракчы (Аракчино) төбәгеннән Югары Ослан  авылына Идел елгасы аша кешеләрне  йөртү иде безнең хыял. Беренчедән, Казанга килеп эшләүчеләргә хезмәт күрсәтү булса, икенчедән, җитештерү башланган очракта, канатлы юлларның механизмнарын, әрҗәләрен һәм башка урыннарын сынау өчен дә кирәк иде бу. Канатлы юлларның куркынычсызлыгы Ростехнадзор таләпләрен канәгатьләндерергә, боралакларныкына һәм самолетларныкына тиңдәш булырга тиеш иде. Әмма  сәясәт үз кагыйдәләрен кертте. Завод эшчеләре бу эшләрне төрле  төбәкләргә барып эшләргә мәҗбүр булдылар. Әзерләнгән җиһазлар да шунда күчерелде.  1967 елда Тяжмаш министрлыгына кергән башка заводлар белән канатлы юлны Кырымда төзи башлыйлар. 1987 елда Карайөздән (Мисхор) Ай Петри тавына 2980 метр озынлыктагы юлны куллануга тапшыралар. Ул бүген дә  эшли, теләүчеләрне 15 минут эчендә тау башына менгереп куя.

Бәлки, канатлы юл табыш китерә алмый дип исәпләнгәндер?

– Беренчедән, һичшиксез, бу социаль яктан отышлы, уңайлыклар тудыра, араларны якынайта, юлларны кыскарта, туристларга тарих белән танышырга, шәһәр белән хозурланырга ярдәм итә. Икенчедән, икътисад өлкәсендә югары белемле сәнәгать белгечләренең күрсәткечләре бар: элек рентабельлелек  буенча  беренче урында – зур йөк, ашлык, контейнер ташучы океанда-диңгездә йөрүче танкерлар, икенче урында  канатлы юллар иде. Торба буенча газ һәм кара алтын куучылар барлыкка килгәч, канатлы юллар өченче урынга күчте. Димәк, табышлымы-юкмы дип сүз куерту бөтенләй урынлы түгел.

– Канатлы юл турында сезнең үз фикерегез дә бар бит әле…

Канатлы юлны түбәндәге маршрут белән эшләсәләр, отышлы булыр иде дип уйлыйм: Казан Кирмәне – Бишбалта (Бакалда йокымы, Адмираллык бистәсе, Җәмигъ мәчете) – Уракчы (Аракчино), Барлык диннәр гыйбадәтханәсе – Югары  Ослан – Таҗик (Мәркиз) утравы – Казан Кирмәне. Бу юнәлеш тәкъдим ителгән «Көмеш дага» брендының бер өлеше булыр иде.

Мин шулай ук төзеләчәк Җәмигъ мәчетен яңа төр транспорт – «Оч бөке» белән Болгар шәһәрендәге дини үзәкләрне тоташтыру турында да уйланам. Бу хакта язып та чыккан идем. Моның ни-нәрсә икәнен аңлатып бирүне  сораучылар да булды. Русча бу төр транспортны «Капсула лёт» дип атадым. Аны 2012 елда Америкада Илон Маск Сан-Франциско белән Лос-Анджелес шәһәрләрен тоташтыру өчен тәкъдим иткән булган. «Hyperloop»  («Вакуум поезды») проекты диаметры 3 метрлы торба эчендәге 25–30 кеше утырган капсуланы күз алдында тота. Тизлеге – бер сәгатькә 1000 километр.  Кытайлар исә Американы узып киткәннәр, аларның Гуанчжоу белән Шанхай арасында сынау үтүче «Оч бөке»ләренең тизлеге тавыш тизлегенә якын, сәгатенә 1200 километр, салонда утыручылар саны да күбрәк. Бездә дә бу проект тормышка ашса, Казан – Болгар арасын, тәүлекнең һәм табигатьнең нинди булуына карамастан, 10–15 минутта үтәргә мөмкин булыр иде, ә Казан – Чаллы арасына 20–25 минут кирәк булачак. Хыяллар кайчан да булса тормышка ашар, канатлы юллар төзүче завод, бәлки, Татарстанда да барлыкка килер дип өметләнәм, чөнки технология өлкәсендәге яшен тизлегендә бара торган үзгәрешләр шул хакта сөйли.

Белешмә

  •  Беренче канатлы юллар моннан ике мең еллар элек Азия һәм Көньяк Америка илләрендә барлыкка килгән. Язмалардан күренгәнчә, тауның ике кыясы яки елганың ике ярында урнашкан кешеләр  сүстән, тукымалардан, хайван тиресеннән ясалган каешларны үреп, канат, аркан ишкәннәр һәм,  талдан, камыштан, бамбуктан үрелгән кәрзиннәргә кирәк-яракларын салып, икенче якка чыгарганнар. Тора-бара шушы ысулны кешеләр өчен дә куллана башлаганнар.
  •  Европада канатлы юл 1644  елда, Польшаның Данцик, хәзерге Гданьск шәһәрендә Адам Вайбе проекты нигезендә барлыкка килә. Аның канаты нечкә тимер чыбыклардан үрелә, ә  кәрзиннәр механика ярдәмендә йөртелә. Озынлыгы 200 метр була.
  • Россиядә исә беренче юл 1871 елда Владимир губернасының Покровка станциясенә сазлыклар өстеннән киселгән урман агачларын ташу өчен төзелә. Озынлыгы – 9 чакрым.

Сан

Россиядә 400гә якын канатлы юл эшли, шуларның 109ы – ял йортларында, курортларда, 49ы – Азия ягында, калганнары йөк ташуда кулланыла. Гомуми озынлыгы 500 километрдан артык.


Фикер өстәү