Тарихи романнар чоры үтмәгән әле. Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясенең Татарстан филиалы җитәкчесе, журналист, язучы Фирдүс Гыймалтдинов белән сөйләшкәч, шундый фикергә киләсең. Ни өчен ул һәр язучы тарихи әсәр язып карарга тиеш дигән фикердә? Җитәкче булу иҗатка киртәме, әллә ярдәмме? Әдәбият нинди өлкәдә кытлык кичерә? Әдәби тел белән журналистика теле арасында аерма бармы? Әңгәмә – шулар хакында.
– «Буа» романы китап булып басылып чыкты. Күләмле әсәрләр язуда бу –сезнең дебют, үзегез нәтиҗәсеннән канәгатьме?
– Үз китабыңны беренче тапкыр кулга алу – бәхетле мизгелләрнең берсе. Бу инде тапталган фикердер, әмма аны башкача аңлатып булмый. Киштәмдә үзем язган китап булу минем хыялым иде. Менә шул хыял чынга ашты. Әмма басылган әсәрне, журналист язмасымы ул, әдәби әсәрме – яңабаштан укып чыккач, башкача кабул ителә. Мин дә яңадан укып чыккач, хәзер үзгәчәрәк язган булыр идем, дип уйладым. Кайсыдыр мизгелләргә урын күбрәк бирелгән кебек, кайбер укучылар исә төп геройларның фаҗигале рәвештә вафат булуын яратып бетермәде. «Нигә Таһир исән калды, нишләп ул җәзасын алмады, ә ике бертуган – мулла белән энекәше вафат булдылар?» – дип сораучылар булды. Миңа калса, тормышта да шулай. Адәм баласы Җир йөзендә яшәгәндә явызлык өчен һәрвакытта да җәзасын алмый, әмма барыбер җәза бирелә торган урын бар.
– Тимер юл салу тарихы белән кызыксыну кайчан башланды? Сезнең туган авылыгыз да бит әлеге юл өстендә утыра.
– Югары Лашчы авылы Лашчы станциясеннән аз гына читтәрәк урнашкан, шулай да без балачактан тимер юл салу вакыйгасына бәйле истәлекләрне тыңлап үстек. Әбиләр сөйләвенчә, 1941 елда алар башта Казан каймасы төзелешендә эшлиләр. Ә инде 1942 елда, фашистларның Казанга кадәр килеп җитә алмаячагы аңлашылгач, ул эшне ташлыйлар һәм тимер юл төзелешенә керешәләр. Менә шушы тимер юлга быел 80 ел була. Бу төзелештә катнашкан кайбер әсир немецлар безнең якларда төпләнеп тә кала. Мин әле бу теманы тулаем ачыклап бетермәдем, әмма өйрәнергә җыенам. Әйтик, Килдураз якларында тун тегүче немец бар иде, дип сөйләделәр. Чөнки һөнәргә оста немецларны, эш беткәч, колхоз-совхозлар үзләренә сорап алып та калганнар. Болар – сугышта әсирлеккә эләгүчеләр түгел, бәлки Саратов якларында Әби патша вакытында җир биреп, Россиягә чакырылган һәм үз республикаларын төзегән немецлар. Бөек Ватан сугышы башлангач, аларны ул җирләрдән Казахстанга, Урал аръягына сөрәләр. Алардан оешкан хезмәт армиясе мең чакрымга сузылган, Зөя станциясеннән Сталинградка кадәрге өлешендә эшли. Сталинградтан арырак аларны җибәрмиләр, чөнки качып китәрләр дип куркалар. Алар белән бергә Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Яшел Үзән һәм Чувашиянең Татариягә якын районнарыннан кешеләр эшли. Районнарга көнгә 500 кеше җибәрергә дигән план куела. Ирләр сугышта, авыр хезмәткә хатын-кыз, әби-чәби, гарип-гораба, карт-коры җибәрелә. Алар җилкәсендә биш ай эчендә шушы юл салына.
– Канлы тир тамган һәм күпме гомерне алып киткән юл…
– Тимер юлның шушы участогы начальнигы булып Илгиз Фәйзир улы Нигъмәтуллин эшләгән. Ул – хәзер туган якны өйрәнүче тарихчы, «Путь к Победе» дигән китап та чыгарды. Әлеге китапта Илгиз ага төзелешкә кагылышлы бик күп тарихи документларны туплап биргән. Партия утырышлары документлары да, кемнең нәрсә өчен атып үтерелгәне, качучылар турында мәгълүматлар – анда бар да бар. Мин дә шушы китапка таяндым. Илгиз Фәйзировичка бик рәхмәтлемен, ул документлар гына туплап калмый, тимер юл музеен да оештыра, үз куллары белән землянка макетларын да ясый, бик бай материал туплый. Ул миңа тимер юл полотносын төзекләндергән вакытта бик күп сөякләр чыгуы турында да сөйләде. Күрәсең, үлеп калган немецларны шунда ук күмгәннәрдер. Кулдан салынган юл дисәк дә дөрес булыр, чөнки бөтен участокка нибары ике трактор бирелә, алары да эшли торган булмый. Калганы арба, көрәк, кәйлә ярдәмендә эшләнә. Хәтта атлар да сугышка озатыла. Бу – коточкыч зур хезмәт, аның әле бик күп сәхифәләрен өйрәнергә кирәк. Ни кызганыч, без бу вакыйганы күреп бетермибез кебек тоела.
– Романда реаль прототиплар бармы?
– Конкрет прототиплар юк, анысы хак. Ләкин мин ул чорга кагылышлы әдәбиятны шактый укыдым, нәтиҗәдә шул образлар туды. Хәмидулла мулла артык идеал дип тә уйларга мөмкин. Тормышта бит андый кешеләр бар. ХХ гасыр башы әдәбиятында сурәтләнгән «сәдака караклары» дигән образдан бәлки читләшергә вакыттыр инде. Мәхәлләне кайгыртучы, мәдрәсәләр тотучы, милләтнең нигезен саклаучы муллалар да булган һәм минем Хәмидулла мулла шундыйлардан.
– Романда үзегезнең авыл кешеләре бармы соң?
– Үзең белгән, күргән, синең белән аралашкан кешеләр турында язу бик хәтәр ул. Гомумән, язучы буларак, үзең белгән әйберләр турында язмау хәерлерәктер дә. Чөнки, яза башласаң, бөтен белгәнне язып бетерергә ярамый, бөтенләе белән язмасаң, кызыгы калмый. Шуңа күрә романда үзем белгән кешеләр, аларның нәселләре бар дип әйтә алмыйм. Аннан соң, мәрхүмнәр рухына кагылу да килешмәс иде. Сезнең якта да, безнең якта да башак өчен тотып «тройка»га тапшырган кешеләр булган, аларны халык хәтерли. Мәчет манарасын кисүчеләрне дә беләләр. Үткән эшкә салават, үзләренчә алар да – шул чор корбаннары. Эшләгән гамәлләре үзләренең генә түгел, нәселләренең фаҗигасе.
– «Буа» конкрет җирлеккә багышланган әсәрме?
– Мин романга баш исемне төрлечә куеп карадым. Үзегез дә беләсез инде, мәкаләне язуга караганда баш исемне табу авыр. Бу исем Ркаил абый Зәйдулла фатихасы белән куелды. Уңышлы килеп чыкты дип уйлыйм.
– Ркаил Зәйдулла, әйдә яз инде дип, кыстап алып керде әдәбиятка, дидегез бер әңгәмәдә. Бер караганда, бу әйбәт, икенче яктан әдәбиятта ирләр кытлыгы икәнлегенә дә ишарә.
– Ә ул аны миңа беренче очрашкач та әйтте. Мин – шагыйрь, прозага кытлык булганга, язарга мәҗбүрмен, дигән иде. Бу – 1998 нче еллар. Бу бик уйландыра. Ә икенче яктан ир-ат язучылар юк дип тә әйтеп булмый бит. Бөтен милләт күләмендә ул шулай санаулы була инде.
– Әлеге романда игътибарга лаек төп өч факт.
– Бердән, кешеләр язмышы аша илебезнең тарихын күзаллап була. Икенчедән, тарихи фактлар белән танышырга мөмкин. Өченчедән, китапны укып чыгып, әйбәт булганмы, начармы – миңа бәя бирергә була.
– Фирдүс, ике роман яздыгыз, икесе дә тарихи темага. «Урда ханы Үзбәк» гомумән, ерак тарихка багышланган. Ә бездә ул катламнарга алынучылар бик аз. Фәүзия Бәйрәмова, Ольга Иванова бар. Элек Нурихан ага Фәттах, Мөсәгыйт Хәбибуллин бар иде. Тарихи роман язучылар әлеге әсәргә карата үз фикерен әйттеме?
– Бу роман белән алар әле танышмаган, ә мин алдан барып сорашып йөрергә оялдым. Тарихи жанрда иҗат итүче олпат язучыларыбыз хәзер дә бар: Вахит Имамов, Марат Әмирханов, Ркаил Зәйдулла… Бу исемлек зур дип уйлыйм. Гомумән, теләсә кайсы язучы тарих белән кызыксынырга тиеш инде ул, бигрәк тә үзенең халкына, милләтенә, дәүләтенә кагылышлы тарих белән. Мин үзем дә «Урда ханы Үзбәк»нең китап булып чыгуын көтәм. Ул башта «Казан утлары» журналында басылачак. Аннан соң бәя бирерләр инде. Һәрхәлдә галим Дания апа Заһидуллина бәясен бирде. Ул артык мактамаган да, салып таптамаган да. Шул ук вакытта «классик рухтагы тарихи роман» диюе минем күңелемә сары май булып ятты. Мин чыннан да фантасмагорияләргә бирелмичә, үзем өйрәнә алган дәрәҗәдәге тарихи сукмактан барырга тырыштым. Барып чыкканмы ул, юкмы, анысын белгечләр әйтер.
– Әдәбиятта тарихи жанр ни хәлдә?
– Дания апа бәяләмәсенә әйләнеп кайтсак, ул тарихи романнар чоры үтте дигән фикердә. Шул ук вакытта, әйтик, рус әдәбиятын алсак, бу жанрда актив иҗат итәләр.
– Андый романнар буенча төшерелгән фильмнар да кызыклы бит әле. Әйтик, «Великолепный век»ны бөтен дөнья карады.
– «Урда ханы Үзбәк»не язганда бәлкем әле ул фильмның да йогынтысы булгандыр. Романда хатын-кызларның ир-атка йогынтысы ни дәрәҗәдә булуы, әйтик, ханның Тайдулла хатынга булган чиксез мәхәббәте дәүләт эшләренә дә йогынты ясавы ассызыклап әйтелә.
– Икенче проблема да бар бит әле. Тарихи әсәр язганда таяныч булырлык язма чыганаклар бик аз.
– Шактый эзләнергә туры килде. Тарихи әдәбият та укылды. Менә аларның бер өлеше монда (китап киштәсенә күрсәтә. – Ред.). Бертольд Шпулер әсәрләре, Фәннәр академиясе чыгарган «Золотоордынское обозрение» журналы, төрле чыганакларда басылган фәнни мәкаләләр – шуларны өйрәнеп ниндидер мозаика җыеп була. Әйтик, Шпулер китабы хронологиягә бай, ә мәкаләләрдән Алтын Урдада кыз ярәшү тәртибен, кораллану үрнәген өйрәнеп була. Шулар аша сюжет җыела. Эзләним дигән кеше таба. Әмма үткән тарих җентекләп өйрәнелмәгән әле. Ә бит бик күп милләтләр ул тарихны үзенеке итәргә омтыла. Бигрәк тә Урта Азия илләре үзләренә бәйләргә тырыша. Шуңа бу юнәлештә актив эшләргә тиешбез. Бу җәһәттән әдәбият та ярдәм итә ала. Әйтик, «Спартак» әсәре язылмаган булса, гладиаторлар фаҗигасе ул дәрәҗәдә халыкка барып ирешмәгән булыр иде.
– Журналист барыбер журналист булып кала, аның теле әдәбиятка бармый дигән фикер дә бар бит әле.
– Минем телем камил түгел, ничек бар – шулай яздым. Үзенчәлекледер. Ләкин журналист теле белән әдәби тел икесе ике төрле дигән фикер белән мин килешмим.
– Шул ук вакытта урам теле белән язарга өндәүчеләр дә бар.
– Мин моңа тискәре карыйм. Мәсәлән, безнең якта өйне – ызба, болдырны крыльцоны бозып – криса дип әйтәләр. Мин бит аны экран сөйләменә дә, әдәби әсәремә дә чыгара алмыйм. Журналистика әдәби телдә булырга тиеш. Әлбәттә, аның аңлаешлы булуы шарт. Сөйләмеңне яки язмаңны фарсы алынмалары белән тутырсаң, аны аңлау кыен булачак. Җыеп әйткәндә, матбугатта, радио-телевидениедә, интернет басмаларда калыпка салынган матур, аңлаешлы әдәби телебез булырга тиеш. Бу – бәхәссез. Бөтен нәрсәне дә гадиләштерергә ярамый. Гадиләштерү нәрсә ул? Урыс сүзләрен күбрәк кыстырумы, сүгенү сүзләрен кертүме? Әйе, тел үзгәрүчән, ләкин аның хәзерге чорда үз кануннары бар. Язучы да, журналист та шул кануннарга нигезләнеп яза.
– Ә ул тел хәзер нинди хәлдә соң? Кайчак, радио тыңлагач, бик моңсу булып китә…
– Минем дә моңайган вакытлар була. Калька бик күп хәзер. Телнең чисталыгы мәсьәләсендә проблема һәрвакыт булган, шуңа бу юнәлештә эшләүдән туктамаска кирәк. Дикторлар белән дә, ди-джейлар белән дә эшләргә, осталыкны чарларга кирәк.
– Җитәкче кешегә иҗат нәрсә бирә?
– Ирек бирә. Син үзең язган геройларның тормышы белән яшисең, шул хыялый дөньяга кереп китәсең. Җитәкченең тормышы бал да май, кәнәфиендә әмер биреп кенә утыра, дип уйлыйлар бит бездә. Алай түгел икән. Үзем дә җитәкче булгач кына аңладым. Ә иҗат – тәрәзәне ачып, бүлмәңә саф һава кертү шикелле. Аннан соң ул газап та. Ул сиңа ябыша да җибәрми. Яздың да, илтеп тапшырып, премиясен алдың гына түгел.
– Тел комиссиясе игълан иткән әдәби конкурс булмаса, язар идегезме?
– Әлбәттә. Бәлки ул озаграк туар иде. Чөнки конкурсның вакыт чикләре иҗатны тизләтә. Әмма мин барыбер конкурста җиңү өчен язмадым. Иң беренче кеше күңелендә хыял булырга тиеш. Мин балачактан китап яраттым, кечкенәдән үземнең китабымны чыгарасым килде. Бәләкәй чакта абыйны битәрли-битәрли китапханәче булып та уйнарга ярата идем. Чөнки авыл китапханәсенә яңа китапларны әти алып кайта. Ул китаплар башта безнең өйгә керә. Тәмле кәгазь, буяу исе аңкып торган китаплар гел ымсындырып торды.
– Сезнең бренд тавышмы, романмы хәзер?
– Тавыш дип инде… Алай түгел ул. Матур тавышлар бар һәм күп.
«Татар җыры» фестивале башланганда, 2000 нче елларда аларның роликларын яңгыратуларын үтенделәр. Ул вакытта «Барс-медиа»ның күтәрелеп киткән чагы, шуңа бөтен җирдән, «ТНВ»дан да, радиодан да шул ролик әйләнде. Берәү, үтүкне кабызсам, аннан да син кычкыра башларсың дип куркам, дигән иде хәтта. Мин тавышны бренд дип санамыйм. Кирәк икән, хәзер дә текстларны укыйм. Мактанып әйтим әле: «Татарстан» радиосында Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» әсәре буенча радиоспектакль яздырдык. Мәртәбәле артистлар белән беррәттән, без – фәкыйрегез дә бер кечкенә генә рольне башкарды. Ходай биргән тавыш, куллансыннар, беркайчан да каршы килгәнем юк. Кирәк чакта укыйм.
– Тавышның хәлиткеч мизгелдә ярдәм иткәне бармы?
– Телевидениегә кереп китүем дә тавыштан башланган иде. Ул чакта белмим бит үземнең тавышның ниндидер үзенчәлекле булуын. «Дулкын» радиосында эшләгәндә, Илфат Фәйзрахманов телефоннан минем тавышны ишетеп, шул тавыш буенча минем образымны тудырган икән. Килгәч, тавыш буенча туган образның чынбарлыкка туры килмәвен күрделәр. Көрәшчеләр кебек олпат гәүдәле кеше көткәннәр, күрәсең, ә монда ишектән ябык кына, зур күзлек кигән малай күренгән. Чыннан да мине тавышым йөртте. Кайвакыт: «Син тавышыңны куйдыңмы?» – дип тә сорыйлар. Юк, куймадым да, тавыш белән шөгыльләнмәдем дә. Мин үземнең яздырылган тавышымны тыңларга яратмыйм, ул миңа ошамый, ямьcез кебек тоела. Габделфәт Сафин гына шалтырата иде дә: «Фирдүс, мондый матур тавыш республикада бары тик синдә һәм миндә генә бар», – дип әйтә иде. Бусы салпы якка салам кыстыру инде, аңа реклама яздырырга кирәк иде.
– Яңа әсәр языламы?
– Башта бер идея бар, әмма тотынмаган әле. Алмагачка да ял кирәк булган шикелле, миңа да ял кирәк икән. Тел белгече, галим Илдар абый Низамов, илһам килгәнне диванга кырын ятып көтәргә кирәкми, көн дә язарга кирәк, дип әйтә иде. Әмма ул кагыйдә миндә эшләми. Кайчак языла башлаган әйберне дә ташлап торырга кирәк. Мәсәлән, «Буа»ны мин дүрт ел яздым. Башладым, ташладым, чын мәгънәсендә арыдым мин аннан. Газапламаса, әсәр тумый торгандыр ул. Яңа язылачак әсәр исә күпмедер дәрәҗәдә тарихи, күпмедер дәрәҗәдә тарихи да түгел. Чөнки безнең үзебезнең чор да бар бит әле. Без, җитмешенче, сиксәненче елгылар, балачактан нинди зур илдә яшибез, дип горурланып үстек. Октябрят булдык, пионер булдык. Аннары комсомолы да, иле дә бетте. Безнең буынны балачактан алдап үстергәннәр булып чыга бит инде. Ленин бабай дип җырлатып үстерделәр дә, аннары постаменттан бәреп төшерделәр. Аннан эчкечелек көчәйде, эшсезлек артты, колхозлар таралды. Шуңа безнең буын вәкилләре арасында үз теләге белән якты дөньяны ташлап китүчеләр дә бик күп. Бу – тулы бер буын фаҗигасе. Ул хакта да язарга кирәк. Җыеп әйткәндә, язарлык әйберләр күп. Шуңа күрә күңелендә булган милләттәшләргә, языгыз дип әйтер идем.
– Китап укучысы калса…
– Китап укучысын, гомумән, киң даирә дип әйтеп булмыйдыр. Шул ук авылда да укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, дин әһелләре китапка тартылучан. Ул даирә, минемчә, сакланыр. Телне ничек саклап калырга дигәндә, бу – минем өчен бик катлаулы сорау һәм мин төгәл рецептын да белмим. Миңа калса, һәрбер адым файдалы. Монда ике икең дүрт дигән җавап була алмый. Шуңа күрү интернетта да, газета-журналларда да, радио-телевидениедә, элмә такталарда – телебезгә йогынтысы булган һәрбер эш файдалы. Бәйге игълан ителмәсә, язар идеңме дигән сорауга әйләнеп кайтсак, ул, әлбәттә, этәргеч булды. Бу конкурс әдәбиятка игътибарны күпмедер дәрәҗәдә уятты, потенциалның зур икәнен күрсәтте. Ләкин ялкаулык дигәне дә бар. Күп жанрларны җанландырып җибәрәсе бар әле. Ә аның өчен эшләргә, язарга кирәк. Бер җиңмәсәң, икенче конкурста җиңәргә мөмкин. Бераз оялып эшләргә кирәк инде аны. Бер әйбер яздым да, дөньяны коткардым, дип йөрү шулай ук дөрес түгел. Кеше синнән алга таба да әсәр көтә.
Блиц-сораштыру
– Яраткан автор?
– Татар әдәбиятында кемнедер аерып әйтмәс идем, аларның барысын да укырга кирәк. Ә дөнья әдәбиятында яраткан авторым – Марио Пьюзо, аның «Крестный отец» дигән әсәре.
– Соңгы укыган китабың?
– Айн Рэндның «Источник» һәм Факил Сафинның рус теленә тәрҗемәдә «Саташып аткан таң» әсәрен уку кызык булды. Сер итеп әйтим: «Урда ханы Үзбәк»нең турыдан-туры тәрҗемәсен ясарга тәкъдим иткәннәр иде. Шул җәһәттән, ничек яңгырый икән тәрҗемәдә, дип укыдым. Татар әсәрендә русчага тәрҗемәдә дә татарлык кала икән.
– Тормыштагы иң зур үкенеч.
– Үкенечләр күп, берсе артыннан икенчесе килеп кенә тора. Икенчесе килгән саен, тегесе кечерәк булган икән дип уйланасың.
– Иң зур шатлык.
– Алары да күп. Вак кына нәрсәгә шатлана да, вак нәрсәдән кәефне дә кыра беләм, Аллага шөкер.
– Бу елга куелган максат нинди иде һәм аңа ирешелдеме?
– Максат куелган иде, аңа ирешелмәде.
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова
Фото: Интертат
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat