Бу атнага йолдызнамә: игезәкләрнең эшләре уңар, кызларга яңа мөмкинлекләр ачылыр

Кучкар (21.03 – 20.04) Матур йөз-кыяфәт, затлы өс-баш, акыллы сүз белән дәрәҗәле кешеләрнең игътибарын яуларсыз. Аннан инде эшләрегезнең алга китүен генә көтәсе… Атна ахырында беренче җимешләрен дә күрәчәксез!

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Гел киресен сукалаучылар белән дә мөнәсәбәтләрне бозмаска тырышыгыз. Нәкъ менә шушы араларда аларның кирәге чыгарга мөмкин. Көтмәгәндә генә бик әйбәт керем килеп керү башыгызны әйләндереп җибәрер.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Күңелгә тынычлык, рәхәтлек иңдерә торган чор. Эшләрегез гөрләп барыр, теләкләрегез үтәлер, тирәгездәгеләр сөендереп кенә торыр. Нәкъ менә хәзер тормышыгызда матур үзгәрешләргә нигез салыныр.

Кысла (22.06 – 22.07) Эштәге шау-шу, ыгы-зыгы бераз туйдырып җибәрер. Сәбәбе – әле һаман чираттагы ялга чыгып китә алмау бугай… Ял көннәрендә телефон аша ишетелгән бер бик матур хәбәр бөтен алҗу-борчуларыгызны юкка чыгарыр.

Арыслан (23.07 – 23.08) Итагатьле булырга, шул ук вакытта үз дигәнегездә нык торырга тырышыгыз. Шулай гына адәм рәтле уңышка ирешә алачаксыз. Хезмәттәшегез, үзе дә сизмәстән бер серен ачып, сезне борчып килгән бер мәсьәләне хәл итү юлын күрсәтер.

Кыз (24.08 – 22.09) Турысын әйткән туганына ярамаган, дисәләр дә, турыдан ярып салудан курыкмагыз. Хаклы икәнлегегез озакламый сүздә генә түгел, чынбарлыкта да күренер. Шулай итеп, тормышыгызда яңа мөмкинлекләр дә ачарсыз.

Үлчәү (23.09 23.10) Бик күп очрашып күрешүләр, колакны торгызырдай яңалыклар, мавыктыргыч сәфәрләр чоры. Кәефегез бик нык күтәрелер, көч-куәтегез күзгә күренеп артыр, шәп кенә планнарыгыз баш калкытыр. Әле тагын яңа мөнәсәбәтләр дә бөреләнер…

Чаян (24.10 22.11) Кешеләр белән аралашудан канәгатьлек хисләре кичерерсез. Эчкерсезлек, ихласлыктан шулай бу. Бердәнберегезнең сөенечле хәбәре зур бер уртак шатлыкка әйләнер.

Укчы (23.11 21.12) Атна вакыйгаларын гүя поезд тәрәзәсеннән генә күзәтеп торган кебек хис калыр. Алар тормышыгызда әллә ни чагылыш тапмыйча, күзегезгә генә чалынып китәр. Эштә беренче карашка теш үтмәслек кебек тоелган мәсьәләне хәл итәргә кемгәдер серле генә елмаеп куюгыз да җитәр.

Кәҗәмөгез (22.12 20.01) Артык бурычларны өстегездән алып ташларга тырышыгыз әле. Инде күптәннән чираттагы ялга китәргә вакыт! Офыкта керемле урын тәкъдим итүчеләр пәйда булыр. Бермәл кызыгып та куелыр…

Сукояр (21.01 19.02) Бу атна күп яхшылыклар вәгъдә итә. Әмма аларны күрә дә белергә кирәк. Эштә бик урынлы сүзләрегез күптәннән сезгә теш кайрап йөрүче кайберәүләрнең авызын йомарга мәҗбүр итәр.

Балык (20.02 – 20.03) Танышыгызның киңәшләрен тотып, бик дөрес эшләгәнегезне аңларсыз. Аннан инде матур планнар да кора башлаячаксыз. Ләкин ачыктан-ачык тәнкыйтьтән һәм өйдә тавыш чыгарудан гына сак булыгыз.


Фикер өстәү