Факил Сафин: «Ышанмыйча, кая барыйк?..»

Читтән яхшырак күренә. Фикер белешкәндә, без әнә шулай дияргә яратабыз. Бу юлы хәл-әхвәлебез, әдәбият проблемалары хакында Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, Тукай бүләге иясе Факил Сафин белән сөйләштек.

– Факил абый, Чаллы язучылары көчлерәк, бердәмрәк, оешканрак, диләр. Аның сәбәбе нәрсәдә?

– Болар – хак сүзләр. Тик бераз төзәтмә кертик, «Чаллы язучысы» дигәнне «Чаллыда яшәүче язучылар» дип үзгәртик. «Чаллы язучысы» дисәк, безне гомум татар әдәбиятыннан, әдәби процесстан аерып куйган кебек була. Без көчлерәк, чөнки язучыларыбызның күбесе – тормыш сынауларын үткән кешеләр. Казаннан читкә киткән саен, үз төбәкләрендәге иҗат кешеләренең бер-берсенә тартылуы – табигый хәл. Җитмешенче елларда Чаллыга килеп төпләнгән язучыларның күбесе Казанга «сыеша» алмаган каләм әһелләре иде. Бунтарьлык, дуамаллык, башбирмәүчәнлек, бер-берсенә юл куймау – болар барысы да бар иде. Шул ук вакытта алар бер-берсеннән башка яши дә алмыйлар кебек иде. Соңрак килгән каләм ияләрендә бу гадәтләр юк, дияргә була. Сиксәненче елларда, туксанынчы еллар башында белемле, төпле, талантлы кешеләр шактый җыелды бу шәһәргә. Бүген дә бүлекнең йөзен алар билгели. Безнең буын, беренче чиратта, гаилә хәлләрен истә тотып, Чаллыда төпләнеп калды. Фатир, эш мәсьәләләре автогигантта тизрәк хәл ителә иде. Шуңа күрә берара Казаннан Чаллыга килеп, Рәис Беляев җитәкләгән партиянең шәһәр комитеты аша фатир алып, алган фатирларын кабат Казанга алыштырып китүчеләр булды. Кайберләре Чаллы оешмасын җитәкләгән дә икән әле. Сораштырганым бар, аларның «җитәкчелек» иткән вакытларын җүнле-башлы белгән кеше дә юк. Без бердәмрәк, аңлашыла – шулай булганда гына уңышларга ирешә алабыз. Без һәр каләм иясенең иҗатына игътибарлы, беркемне дә читкә какмыйбыз. Шулай булганда гына иҗат учагының дөрләп торачагын күпләр белә. Без оешканрак, чөнки бер шәһәрдә яшибез, бергә җыелу, сөйләшү-фикерләшү өчен мөмкинлекләр дә, тема да җитәрлек. Мичурин бабай әйтмешли, без табигатьтән рәхимлек көтеп тора алмыйбыз. Үзебезгә туктаусыз хәрәкәт итәргә, эзләнергә, табарга, тапканны матур итеп башкаларга күрсәтә белергә кирәк. Соңгы еллардагы пандемия зәхмәте генә кызуны бераз сүрелдерде кебек. Язучыларыбызның юбилейларын иң шәп залларда, зур кунаклар чакырып үткәрү гадәткә керде. Яңа китап чыкса, дәррәү кубып, тәкъдир итү кичәләре үткәрәбез. Төрледән-төрле очрашуларның исәбе-хисабы юк. Гомумән алганда, бер-беребезнең иҗат уңышларына сөенәбез, хәл-әхвәлләрен белешеп торабыз. Үзем язучыларның балаларын гына түгел, оныкларының исемнәренә кадәр беләм. Очрашкач, һәркайсы турында ныклап сорашмыйча калмыйм.

– Көчле язучылар белән идарә итү дә авырдыр?

– Әгәр дә кемдер язучылар белән идарә итеп була дип уйласа, бик нык ялгыша. Кырык еллап гомерем теге яки бу дәрәҗәдә җитәкче булып үтте. Бер генә вазыйфада да, беркем белән дә идарә итү турында уйлап та карамадым. Кеше нәрсәгә сәләтле? Талант чамасы ничек? Башта шуны күзәтәм, аннан кешенең мөмкинлекләрен үстерү ягын кайгыртам. Шуннан соң инде булган мөмкинлекләрен эшчәнлекнең төп юнәлешенә борырга омтылам. Күп очракта бу барып чыга. Җитәкче буларак, Чаллыда әдәби мохитне югары дәрәҗәдә тотарга тырышам. Мохит  ул – каләм ияләренең аралашуы, үзара әңгәмә барышында фикерләре чарлана, әдәбияттагы, тормыштагы теге яки бу вакыйгаларга карашлары аныклана, бәхәсләр дә булып ала, еш кына ни дә булса язарга дәрт тә уяна. Нәкъ менә әдәби мохитнең дөнья әдәбиятында гаҗәеп әсәрләр язарга сәбәпче булганлыгын да беләбез бит. Мохит ул иҗат белән генә чикләнми, эш-хезмәт урынындагы мохит, дөньяви мохит, гаилә мохите, хәтта үз-үзеңдә барлыкка килә торган виртуаль мохит тә иҗатка йогынты ясый. Кайбер каләмдәшләр: «Миңа бернинди мохитнең кирәге юк», – дип тә җибәрәләр. Бусы инде – аларның фикере. Бәхәсләшмим. Кеше ниндидер уңышларга ирешсә, нигилизмга авыша башлый бит.

– Казаннан читтә яшәүче язучыларга игътибар җитәрлекме?

– Безнең Татарстан Язучылар берлегендә ике бүлек эшләп килә – Әлмәт һәм Чаллы бүлекләре. Әлеге бүлекләрдә исәптә торган каләм ияләренең иҗатларын күрсәтү, таныту, үзләрен төрле әдәби премияләр белән бүләкләү һәм башка якларны шактый кайгыртабыз. Билгеле, бу эштә Язучылар берлеге идарәсенең бик тә объектив һәм киң күңелле булуы кирәк. Әмма Әлмәт һәм Чаллы бүлеге җитәкчеләре буларак, идарәгә кергән ике кеше көче белән генә Казаннан сайланган егерме биш кешенең башка төбәкләрдәге иҗатташларына да хәерхаһлы булуларына ирешеп бетеп булмый шул. Безне сирәк «ишетәләр». Үткән көз Түбән Камада яшәп иҗат итүче юмор һәм сатира әсәрләре язып танылган Илдар Хәйруллинга Гамил Афзал исемендәге премияне бирү мәсьәләсен күтәреп чыккан идем (Гамил Афзал премиясе башлыча юмор-сатира өлкәсендә эшләүче иҗат әһелләренә бирелә. – Ред.). Урын өстендә яткан килеш ничә китап чыгарды ул! Диңгезче, гаярь егет иде! Дистә еллар дәвамында иҗади батырлык үрнәге күрсәтте Илдар безгә. Гамил Афзалча инде: «Үзем үлеп ятам, үзем көлеп ятам», – дия иде, шаяртып. Әсәрләре нинди генә сәхнәләрдән яңгырамады. Чыгыш ясадым, әмма мине идарәнең бер генә әгъзасы да яклап чыкмады. Премиягә башка кешене тәкъдим итүне хуп күргәннәр. Шушы көннәрдә генә Илдарыбыз бакыйлыкка күчте… Казаннан сайланган идарә әгъзалары безнең каршыда «кәттәләнергә» яраталар. Моны яшереп торасы юк. Ә бит шактый язучылар Татарстаннан читтә, алар аерым бүлекләрдә дә тормыйлар. Аларны кайгыртучы да юк дияргә була, сирәк очракларны искә алмаганда.

– Чаллы – яшьләр шәһәре дип әйтәбез. Яшьләр күңеленә ачкыч ничек яратырга, туган телләреннән бизмәсеннәр өчен нәрсәләр эшләргә?

– Иң катлаулы сорау. Җавап бик гади – туган телгә ихтыяҗ булса, тел яши, димәк, яшьләр дә татарча укыйлар, арада иҗатка тартылучы талантлы яшьләр дә булачак дигән сүз. Әмма бусы – соңгы елларда еш яңгырый торган буш сүзләр тезмәсе генә. Милли мәгариф тәмам тар-мар ителде, барлык фәннәрне тулысынча татарча укыта торган татар мәктәпләре бетте, дияргә була, югары уку йортларында татар телендә белем алудан мәхрүм калдык. Инде бүген үк татар теленең язмышы кызганыч хәлдә. Атнага бер сәгать тел, бер сәгать әдәбият укытып кына ерак китеп булмас. Өстәгеләр гаиләгә төртеп күрсәтә, гаилә өстәгеләрдән нидер көтә. Татар телен өйрәнү БДИ нәтиҗәләренә йогынты ясамый икән, аны кем укысын? Сафсата сатып эш пешми. Хәзерге чор яшьләре дөньяның кай якка барганын яхшы аңлый һәм гаҗәеп рациональ фикер йөртәләр. Ата-аналарда исә конформистик карашлар өстенлек итә.

Туксанынчы еллар башында Чаллыда берничә мәктәптә иҗат түгәрәкләре оештырган идем. Балалар, пыр тузып, шигырь язалар, әкиятләр уйлап чыгаралар. Ә бастырырга урын юк, бердәнбер «Яшь ленинчы» газетасы редакциясенә керсәң, хезмәткәрләрнең өстәлендә тау-тау кулъязмалар өелеп ята. Балалар исә язмаларының газета битләрендә басылып чыгуын көтә. Үзем аларны шулай дәртләндереп торам. Хәлне аңлап алгач, Чаллыда балалар һәм яшүсмерләр өчен аерым газета чыгару артыннан йөри башладым. Каршылыклар күп булды, иң беренче үзебезнең татарлар, милләтпәрвәр саналып йөрүчеләр аяк чалып маташтылар. Бирешергә ярамый иде, газета оешты, бүгенге көнгәчә уңышлы чыгып килә. Без газетаның беренче редакторы Нәсимә Садыйкованы һәрвакыт зур хөрмәт белән искә алабыз. Чөнки кайберәүләр мине баш мөхәррир итеп куйдыртмас өчен көрәшеп йөргәндә, шәһәр җитәкчеләре белән сөйләшеп, Нәсимә ханымның ризалыгын алып, аны баш мөхәррир итеп раслатырга өлгердем. Бүген әдәбиятка, сәнгатькә килгән яшьләребезнең күбесе «Көмеш кыңгырау»ны укып, үзләре язышып үстеләр.ч Яшьләр туган телгә, милли проблемаларга битараф түгел.  Үзләренчә нидер уйлап чыгаралар, клублар, төркемнәр оештыралар. Шунысы бар: яшьләр өлкәннәр ягына карамый, өлкәннәр яшьләр белән кызыксынмый диярлек. Буыннар арасында упкын барлыкка килеп маташа, моңа игътибар итәргә ашыкмыйбыз.

 –  Матбугат турында сүз чыккач, «Мәйдан» журналы язмышына да тукталыйк. Чагыштырмача яшь, сезнең көч белән оешкан бу басма төрлесен кичкәндер, «Аргамак» кебек көчле журналның дәвамчысы да булырга кирәк бит әле. Бүген ул ни хәлдә?

– «Мәйдан» журналын «Аргамак»ның дәвамчысы дип, вазгыятьне белмәгән кешеләр генә сүз йөртә. 20 ел элек «Мәйдан» журналы, оешканда ук аерым басма булып, башка юнәлешне күздә тотып оешты. Ул вакытта, кызганыч, «Аргамак» күтәрәмгә калып, ике мәртәбә ликвидация процедурасын үтеп (гаҗәп хәл: бер журнал теркәлгән ике Устав белән яшәп яткан. Ике Устав – икеләтә салым. Редакция исә салымнарны еллар буена түләргә бөтенләй «оныткан»), бетеп ята иде инде. Моның калган сәбәпләрен, сәбәпчеләрен язып тормыйм. Мине, журнал оештыру өчен, Казаннан, «Казан утлары» журналында әйбәт кенә эшләп йөргән җирдән чакырып кайтардылар. Чаллының ул вакыттагы хакиме Рәшит Хәмәдиевнең инициативасы белән оешты ул. Гамәлгә куючылар шәһәр хакимияте һәм Татарстан Язучылар берлеге булды. Беренче сөйләшүдә үк берлек рәисе Фоат ага Галимуллин шәһәр хакименең яңа журнал чыгару турындагы фикерен тыңлагач: «Мин, берлек рәисе буларак, журналның баш мөхәррире Факил Сафин булса гына, гамәлгә куярга ризалык бирәм», – дип кистереп әйтте. Рәшит Сәет улы, дәртләнеп китеп: «Баш мөхәррир Факил Сафин булса гына, журналны финанслыйм!» – дип белдерде. Ул сөйләшүдә катнашкан кешеләр исән. Башка вариант юк иде, журнал оештыру эшенә тотындым. Җиңел булмады, беренче саннары дөнья күрүгә, шул ук каршы көчләр, каршы эш мәтәштереп, шактый кыенлыклар тудырдылар. Әле соңгы елларда да журналны ябарга тырышулар булды. Шәһәрнең бүгенге хакиме Наил Мәһдиевкә рәхмәт, минем мөрәҗәгатьне кабул итеп, журналны яклап чыкмаса, бүген инде «Мәйдан»ның язмышы ничек булыр иде?.. Бүген дә, шөкер, журнал чыга, әмма тагын бер «акыл иясе» табылып, журналга ябырылмас дип әйтә алмыйм…

– Татар язучысына китабын үз татары укысын өчен дә шактый тырышырга кирәк. Аның артында агентлыклар, үзәкләр, зур нәшриятлар тормый. Бу очракта әсәрне популярлаштыруның нинди юлларын табарга?

– Татарлар сигез миллион, дип мактансак та, аның миллион чамасы гына татарча укый белә. Агентлыклар, үзәкләр булсын өчен, ким дигәндә татар телендә теттереп сөйләшә торган ун-унбиш миллион татар булырга тиеш. Бусы – төп мәсьәлә. Инде килеп, әгәр язучының китабы Татарстан китап нәшриятында чыга икән, таратуда зур проблема күрмим. Китапларның сиксән биш проценты Милли китапханә аша республикага һәм Татар конгрессы аша башка төбәкләргә тарала. Президентыбызның әлеге карары, шиксез, үтәләдер, дип уйлыйм. Кызганыч, нәшрият чыгарган китаплар мәктәп китапханәләренә генә барып җитми. Соңгы елларда көнкүреш романнары язучы каләм ияләре барлыкка килде. Алар үз китапларын район-шәһәр китапханәләрендә үткән очрашуларда шактый уңышлы саталар. Китапны бизнес чыганагына әйләндерә алган авторлар килеп чыкты. Моны гаеп эш итеп күрмим. Күп авторлар китапларын чыгаралар да бушка таныш-белешләренә өләшеп йөриләр. Алар күпчелек. Китап сату өчен дә осталык кирәк.

Чаллыда яшәүче язучылар укучылар белән очрашуларда еш булалар. Автор белән очрашкач, китапның эчтәлеге белән танышкач, сатып алырга теләүчеләр яки китапханәләрдән шул китапларны сораучылар күбәя. Моны эш практикамнан чыгып әйтәм. Авторлар ешрак үз укучылары янында булсыннар иде. Тик күп язучыларның андый мөмкинлеге юкмы, теләкләре җитмиме, барысы да укучылар белән очрашуга атлыгып тормыйлар. Укучыларны үзләренә җәлеп итәрлек каләм ияләре бармак белән генә санарлык. Яшермим, әдәбиятка ялгышыпмы, адашыпмы килеп кергән, бөтенләй язучылык таланты булмаган графоманнар да (бу урында «графоман» сүзе дә күп аларга) бар бит. Алар әле талантлы язучыларга караганда өлгеррәк тә, әрсезрәк тә…

Әсәрләрне популярлаштыруның юллары күп төрле, телевидение, радио («Китап» радиосы оешу үзе генә дә ни тора!), газета-журналларда рецензияләр, җәһәт бәяләмәләр, тәкъдим итү кичәләре… Һәркайсы – файдага эшли торган чаралар. Шөкер, безнең республикада әле моңа мөмкинлекләр бар. Иң мөһиме – яхшы әсәр язу. Тозсызны күзсез дә сизә. Булыр-булмас әсәрне күпме югары чөймә, беркөнне барыбер җиргә егылып төшәчәк.

– Сезнең турыда авыз тутырып, балалар язучысы дип тә, шагыйрь дип тә, саллы-саллы романнар авторы – прозаик дип тә әйтеп була. Бу кадәр киң колачлы иҗатка вакыт кайдан табыла?

– Барысы бергә җыелгач, минем иҗатым була инде алар. Вакыт язганнарыма ниндирәк бәя бирер, анысы – икенче мәсьәлә. Иҗатымда да, тормышта да намусым белән алыш-биреш иткәнем булмады, ул яктан мин тыныч. Күңелем ни кушты, шуны яздым, әйтергә теләгәннәремне, әдәби кануннарга туры китереп, я ачыктан-ачык, я әсәр эченә яшереп, әйтә килдем. Талантлы язучы гына балалар өчен иң шәп әсәрләр иҗат итә ала. Балалар өчен язганнарым игътибарга лаек икән, димәк, Ходай мине бу нәрсәдән бөтенләй үк мәхрүм итмәгән. Инде каләм туктап торса, җырлар иҗат итәм. Алар да шактый.

– «Саташып аткан таң» – үткәннәрдән сабак алырга өндәгән фаҗигале язмышларны бәян иткән роман. Документаль әсәр дип әйтеп буламы?

– Әлеге романны язарга физик, рухи һәм психологик яктан әзерләнеп беттем дигәч тә, каләм алырга җөрьәт итмичәрәк тордым. Шунда Туфан ага Миңнуллинның бер язмасын укыдым. Анда халык язмышы турында сүз бара иде. Туфан ага болай дип искәрткән: «Бәлки, аны искергән тема дип уйлаучылар булыр. Халык язмышында фаҗига искерми. Үткәннәрне искә төшереп, без киләчәкне кисәтеп куябыз». Шушы сүзләрне укыгач, барлык шик-шөбһәләр юкка чыкты, дәртләнеп, эшкә тотындым. Юнәлеш билгеле, максат ачык булса, әсәр тиз языла. Әсәр документаль нигездә иҗат ителде, чөнки төп герой – конкрет шәхес, Әхмәтсафа Дәүләтьяров. Репрессия корбаны. Күп йөрергә, дистәләгән кешеләр белән очрашырга насыйп булды, хәтта төп геройның туганнары ярдәмендә, КГБ архивында да эшләп алдым, әмма автор фантазиясенә урын күп бирелде. Әсәрнең укылышлы булуын тәэмин итү өчен дә, аны әдәби югарылыкта тоту өчен дә шулай кирәк иде.

– Без хәзер үзенчәлекле чорда яшибез. Аны нинди сүзләр белән тасвирлар идегез?

– Сезне кабатлап: «Без бик тә, бик тә үзенчәлекле чорда яшибез», – дип кенә әйтә алам. Безнең һушны алган нәрсә – дәүләтнең илдә яшәүче башка милләтләр язмышын ашыгычлык белән «хәл» итәргә алынуы. Бу нык уйланып эшләнә, каршы тору мөмкинлегенә урын калмаган. Аерым аваз чыгарулар булгалый, гомуми фонда аларны тыңлаучы да, ишетүче дә юк. Кешеләрнең җаны, күңеле тыныч түгел, дөньяда – мәхшәр…

– Балалар әдәбиятына кайтсак, сезнеңчә, ул нинди хәлдә? Шәүкәт абый Галиевләр заманындагы кебек геройлы (Шәвәли, мәсәлән) әсәрләр бармы? Үсмерләр кызыгып укырлык хикәя, повесть, романнар бармы?

– Заман башка, вазгыять башка. Шәүкәт абый бүгенге хәлләрне күрсә, йөрәге тотып авар иде. Шәвәли – ихлас, самими, беркатлырак, шук, һәрнәрсә белән кызыксынучы татар малае образы. Ул чакта балалар (безнең буынны да кертеп) әдәби китапларны егылып укый иде. Әдәбият дөньяны танып белүдә үзәктә тора иде. Сибгат Хәким сүзләрен искә төшерик: «Һәр яңа аваз серле!» Сернең төбенә төшәргә омтылу күңелне җәлеп итә, яшәешкә кызыксыну уята. Хәзерге әдәбияттан балалар ниндирәк сер ала соң? Яңа технологияләрнең тормышка үтеп керүе балаларның дөньяны кабул итү мөмкинлеген, дәрәҗәсен дә үзгәртте. Алар хәзер башка. Шикәрен суга салган Шәвәлигә алар борылып та карамый. Аларның, гомумән, бер генә әдәби персонажга да исләре китми. Әле мәктәпләрдә бераз татарча укучы балалар бар, алар белән еш очрашып торам, матур итеп, сәнгатьле, образлы итеп язган әсәрләр ошый аларга. Әсәрнең яңгырашына игътибар итәләр, телнең аһәңен тоялар, моңын искәрәләр. Шушы үзенчәлекләр эчтәлек белән бербөтен тәшкил итсә, алар кызыксынып тыңлыйлар, очрашу беткәч, урап алалар. Күзләрендә яктылык, йөзләрендә нур күреп, күңелем тула. Шулай ук балалар тормыштан алынган реаль геройларны тасвир кылган әсәрләрне үз итәләр. Бармактан суырып, а-ля Гарри Поттеризм, шаккатыризм тибындагы әсәрләр җаннарына милли рух чаткылары сибелгән татар укучысы рухына туры килми. Авторлар язмыйлар түгел, тырышып карыйлар бит инде, яңа әдәби геройлар да тәкъдим итүчеләр булгалый. Бәхетсезлек дими ни дисең, ни генә кылан, балалар аларны без теләгәнчә кабул итми. Татарча аңлаган балалар (шулай аерып язарга туры килә инде) гомуми кыйммәтләрне алга куеп язылган югары зәвыклы әсәрләрне рәхәтләнеп тыңлыйлар да, укыйлар да. Тик монда да өлкәннәр башка якка каера. Шуңа барып җиттек: «гомумкешелек кыйммәтләре» дигән төшенчәләрне кире кагучылар табылды. Беткәч, бетик әйдә, ди торганнардыр инде. Татар әдәбиятын гына түгел, гомумән, әдәби әсәрләрне егылып укучылар бик аз, элек без алтынчы-җиденче сыйныфларда укыганда, бусы – өлкәннәр өчен, бусы – балалар өчен, дип, аерып тормый идек. Халык арасында «шәп әсәр» дигән даны таралса, ничек итсәк итә идек, ул китапны барыбер табып алып укый идек. Калын романнарны укып чыгу берни тормый иде. Хәзер алай түгел инде. Яшүсмер чагым китап белән үтте. Дөньяга карашның ныклы нигезе яшүсмер чакта формалаша бит. Элек бала рухына тәэсир итүдә әдәбиятның роле зур булса, хәзер виртуаль дөньяда ярала балаларның фикер үсеше. Ә анда караңгылык хөкем сөрә кебек тоела миңа. Аларны бу якты дөньяга ничек алып чыгарга? Менә кайда мәсьәлә…

– Нинди генә проблема туса да, гадәттә без, «Ә нишләп язучылар үз сүзләрен әйтми, ә нишләп язучылар мәйданнарга чыкмый?» дигән сорау бирәбез. Җәмгыятьнең бөтен проблемаларын язучыга гына аударып калдыру дөресме соң?

– Язучылар проблемаларны читләтеп үтмиләр, һәрчак үз сүзләрен әйтеп киләләр. Сорауга каршы сорау: халкы мәйданга чыгарга курыккан язучы, күтәрелеп, мәйданга чыгып басар микән? Мәйданнарга чыгып, соңыннан хөкем юлларында йөргән язучыларыбызны халык, яклап, бер кәлимә сүз әйттеме? Милли үзаң диләр, баксаң, бездә ул бик зәгыйфь икән бит. Татар бүген, гариза язып, туган теленнән ваз кичә. Шундый хәлдә без. Язучыларыбыз туктап тормыйлар, һаман язалар, төрледән-төрле проблемалар күтәрәләр, ул проблемаларның чишелеш юлларын да күрсәткән булалар, талантлы әсәрләре белән татарның Җир йөзендә яшәргә хаклы икәнен раслыйлар. Киләчәккә ышана инде алар, бахыркайларым…

– Укучыга әйтер сүзегез?   

– «Ватаным Татарстан» газетасы укучыларына бәхетле, туган телле гомер телим.

 Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү