Юл бүлешә алмау аркасында килеп чыккан һәлакәт урыныннан 3 кеше хастаханәгә озатылган

Кичә кичке бишләр тирәсендә Кукмараның Ломоносов урамындагы 10 йорт янында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.

«Татар-информ» га юл-транспорт һәлакәте шаһитләре хәбәр итүенчә, «Лада» һәм Suzuki җиңел машиналары юл бүлешә алмаган. Нәтиҗәдә чит ил машинасы читкә очып, коймага бәрелгән.

«Һәлакәт урыннан хастаханәгә өч кеше, шул исәптән бер бала да озатылды. Барысы да тән җәрәхәтләре алган иде», — дигәннәр юл һәлакәте шаһитләре.


Фикер өстәү