Юл һәлакәтендә 10 яшьлек кыз күз алдында әтисе һәлак булган

13 декабрьдә Салават шәһәрендә җитди юл һәлакәте бер кешенең гомерен өзгән һәм өч кеше, шул исәптән бер бала да җәрәхәтләнгән.

Юл-транспорт һәлакәте Островский урамында булган. Кичке алтылар тирәсендә шәһәрдән әйләнеп кайту юлында Suzuki һәм Chevrolet автомобильләре бәрелешкән. Урында 40 яшьлек Chevrolet пассажиры һәлак булган. Руль артында булган хатынын реанимациягә алып китәләр, 10 яшьлек кызы балалар хастаханәсенә озатыла. 67 яшьлек Suzuki машина йөртүчесе дә зыян күргән — имгәнүләр белән травматология бүлегенә озатылган, дип хәбәр итә gtrk.tv.

ЮХИДИ инспекторлары сүзләренә караганда, «Suzuki» машина йөртүчесе исерек хәлдә руль артында булган. Бу хәлнең сәбәпләрен белгечләр тикшерә.


Фикер өстәү