Казан уртасында азык-төлек төялгән фура янып беткән

Казанның Мулланур Вахитов урамында азык-төлек төялгән фура янган. Бу хакта Гадәтттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Янгын турында мәгълүмат 8.09да «101» хезмәтенә килеп ирешә. Фура «Метро» кибете янындагы парковкада булган. Янган мәйдан 30 квадрат метрны тәшкил итә.

Йөк машинасы тулысынча янып беткән. Әлегә януның сәбәпләре ачыклана. Янгын 20 минут эчендә сүндерелгән, зыян күрүчеләр юк.


Фикер өстәү