Татарстанда Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» 71,7 процент тавыш җыйган. Бу — 18–20 сентябрьдә үткәрелгән экзитпол нәтиҗәләре. Сораштыруны «Җәмәгатьчелек фикере — Татарстан» фонды үткәргән. Нәтиҗәләрне КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты директоры Мария Ефлова тәкъдим итте.
Сораштыруда якынча 18 мең кеше катнашкан, аларның 60 проценты үзләре кемгә тавыш бирүләре турында мәгълүмат белән уртаклашырга ризалашкан. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
- «Бердәм Россия» — 71,7%;
- КПРФ — 11,2%;
- «Яңа кешеләр» — 6,7%;
- ЛДПР — 4,3%;
- «Гадел Россия» — 2,4%;
- «Яшелләр» — 0,8%;
- Пенсионерлар партиясе — 0,6%;
- «Россия коммунистлары» — 0,5%;
- Турыдан-туры демократия партиясе — 0,4%;
- «Ватан» — 0,3%.
Тагын 1 процент респондент бюллетеньнәрен бозганын белдергән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез