Татарстанда куркыныч юл-транспорт һәлакәте: ике җиңел машина бәрелешеп, өч кеше үлгән

Бүген – 16 апрельдә Нурлат – Түбән Нурлат – Степное Мамыково автомобиль юлының 8 нче чакрымында коточкыч юл фаҗигасе булган. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренә караганда, авариядә 3 кешенең гомере өзелгән. Юлда “Lada Granta” һәм “Lada Priora” бәрелешкән. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, аварияне “Priora” йөртүчесе китереп чыгарган. “Priora” (рулендә 1998 елгы ир-егет булган), каршы як полосага чыгып, җиңел машина белән бәрелешкән.

“Фаҗигадә “Lada Granta” машинасын йөртүче һәм “Lada Priora”ның ике пассажиры шундук һәлак булган. “Priora” йөртүчесе һәм “Granta” пассажиры нык җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган”, – дип сөйләп үтелгән Эчке эшләр министрлыгыннан.
Фаҗига булган урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли. Авариянең нечкәлекләре ачыклана.

 


Фикер өстәү